Логотип Магариф уку
Цитата:

Бай тарихлы интернат–мәктәп

Мәктәп...  Монда үткәннәр белән киләчәк тоташа. Буыннар чылбырын төзүче, алмаштыручы, аны өзлексез  дәвам итүче бер чылбыр ул. Һәр мәктәпнең үз үткәне, хатирәләре бар. Үзем эшләгән  Арч...

Мәктәп...  Монда үткәннәр белән киләчәк тоташа. Буыннар чылбырын төзүче, алмаштыручы, аны өзлексез  дәвам итүче бер чылбыр ул. Һәр мәктәпнең үз үткәне, хатирәләре бар. Үзем эшләгән  Арча районы Яңа Кенәр «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернаты»ң тарихы сугыштан соңгы  елларга барып тоташа.   

1959 елда үзәге Яңа Кенәр  авылы булган Тукай районы бетерелә. Яңа Кенәр авылы Әтнә районына карый башлый. Район бетерелгәч, элекке  райком, исполком, райфо, НКВД  биналары бушап кала.  Шушы биналарны буш тотмас  һәм эшсез калган халыкны эшле итү өчен, 1959 елда ТАССР Мәгариф министрлыгында Яңа Кенәр авылында интернат-мәктәп төзү турында киңәшмә уздырыла. Бу киңәшмдә элекке райком, район мәгариф министры Мәхмүтов Мирза Исмәгыйлович, Тукай районы исполком председателе Минушев Фатыйх Хәлилович, Әтнә районы  мәгариф башлыгы Шәрипов Әхмәт Мухаметович һәм Кызыл Юл районы мәгариф бүлегенең Яңа Кенәр зонасы мәктәпләре буенча инспектор  Хәлитов Рәгыйб Усманович катнашалар.  Киңәшмәдән соң Яңа Кенәр авылында 8 еллык интернат-мәктәп ачу турында карар чыгарыла.
         Мәктәп белән җитәкчелек итү эше Халитов Рәгыйб  Усмановичка тапшырыла һәм аның җитәкчелегендә зур төзелеш эшләре башланып китә. Исполком, райком, НКВД биналарында  киләчәк балаларны урнаштыру өчен урыннар хәзерләү эше башланып китә.

                                                                                                                                                                                                                                                        Фото: Райком бинасы
Коллектив үз көчен кызганмыйча эшли. 13 майдан 10 октябрьгә кадәр вакыт эчендә, ягъни 5 ай эчендә, көнне-төнне белмичә эшләп, бердәм көч белән интернат – мәктәп ачылуга әзер була. 1960 елның 10 октябре интернат-мәктәп тарихында  зур бәйрәм –ачылу көне буларак кереп кала. Мәктәпкә республиканың 8 районыннан 120 бала җыйнала. Беренче чиратта  ятим, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган һәм күп балалы гаиләләрдән булган балаларны  кабул итәләр.  

1961-1963 елларда  промкомбинат урнашкан урында сигез класслы кирпеч мәктәп бинасы, хезмәт мастерское, ике катлы йокы корпусы, мунча  үсеп чыга. Моңа  РСФСРның атказанган укытучысы, СССРның  мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны  Халитов Рәгыйб Усмановичның  зур хезмәте керә.Аның җитәкчелегендә зур төзелеш эшләре алып барыла.Үз-үзенә гаять таләпчән , оста оештыручы җитәкче кулы астында укытучылар һәм тәрбиячеләр коллективы тиз арада мәктәпне алдынгылар рәтенә бастыра. Бу вакытта укытучылар коллективын Вафин Ясәви Җәләй улы, Җиһаншин Рәфкать  җитәкли. Укытучылар коллективы Җиһаншина Асия, Багавиева Люция, Сәфәргалиев Әхәт, Газизуллина Дания, Галимҗанова Әнисә, Галимҗанов Нәкыйп, Гобәйдуллин Тәбрис, тәрбиячеләрдән- Гумерова Равилә, Үтәгәнова Раушания, Вафина Сәвия, Каюмова Сәүдәт,  балаларны тәрбияләүгә үзләренең күп көчләрен куялар.  Интернат-мәктәбендә балаларны тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудырыла. Алар белемле һәм культуралы булып үсәләр, күп төрле хезмәткә өйрәнәләр. Моңа хезмәт укытучылары Фатыйхов Әмин, Хабибуллина Венера зур өлеш кертәләр.

 Үзенең таләпчәнлеге, төгәллеге белән аерылып торган Рәгыйб Усманович үз кулы асты да эшләгән педагоглардан да  үз эшләрен төгәл белүне таләп итә.
 Әйе, балаларны, үз эшләрен яраткан педагоглар эшли безнең мәктәптә. Өлкән буын педагоглар арасында озак еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Мөһәммәтшина Фирдәвес, укытучылардан: Самигуллина Миләүшә, Юсупова Рәмзия, Исмагилова Халидә, Шакирова Фәридә, Вафина Марзия, югары категорияле укытучы Вафин Фәрит, Баһаветдинова Нелли, Галиева Рәйхана, тәрбиячеләрдән:Галиева Дания, Каюмова Нәзирә, Галимова Бәрия, Галимова Гөлшат, Галимова Рәйсә, Лотфуллина Равилә бөтен көчләрен  биреп,  укучыларына яхшылыкны күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.  Кызганыч, бүген аларның күбесе безнең араларда юк.  Әлеге язмам алар рухына дога  булып барып ирешсен иде.
Бүген мәктәбебездә 146 бала  белем ала һәм тәрбияләнә.  Аларга белем, тәрбия биргән педагогларны , мәктәбебездә эшләгән һәр хезмәткәрне Өлкәннәр һәм Укытучылар көне белән котлыйм. Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете телим,  тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгыз һәм оныкларыгызның сезнең өчен кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп яшәргә насыйп булсын!
 
Алсу ГАЙНУЛЛИНА,

Арча районы Яңа Кенәр мәктәп-интернатының тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ