Логотип Магариф уку
Цитата:

«Салават күпере» үзгәрәчәк!

30 еллык тарихы булган балалар журналы зур үзгәрешләр алдында тора. Тиздән ул шундый ук бизәкле, кызыклы, мавыктыргыч һәм шуңа өстәп заманча, модалы булып чыга башлар дип көтелә.Заман үзгәрә, балалары...

30 еллык тарихы булган балалар журналы зур үзгәрешләр алдында тора. Тиздән ул шундый ук бизәкле, кызыклы, мавыктыргыч һәм шуңа өстәп заманча, модалы булып чыга башлар дип көтелә.
Заман үзгәрә, балаларыбызның да үзаңы башка. Виртуаль дөньяга тартылган сабыйларны басма матбугат белән ничек кызыктырырга? Нәкъ менә шул виртауль дөнья аша дип саный «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге. Тиздән әлеге бинада балалар өчен мультимедиа лаборатория булдырылачак.
«Татмедиа» «Салават күпере»нең яңа стилен эзләү буенча конкурс та игълан итә. Биредә теләге булган һәркем үз идеяләрен җиткерә алачак.
Заманча «Салават күпере» нинди булырга тиеш? Нинди геройлар заман баласының дустына әверелә ала?
– Песи, – ди әнә биш яшьлек Ләйлә Таишева, – чөнки мин хайваннар яратам.
– Кыш бабай, – ди 6 яшьлек Арслан Сибгатуллин. – Бөтен балаларның хыялларын тормышка ашыручы кирәк!

Ә аларның сүзенә колак салмый ярамый, чөнки бу балалар – журналның үзгәргән концепциясен бәяләүче жюри әгъзалары.
2 мартта старт алачак бәйгенең шартлары белән журналның сайтында урнашкан нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ