Логотип Магариф уку
Цитата:

Сарманда Клара Булатова белән очрашу

Сарман халкы үз төбәгендә үсеп, туган ягын мактап җырлаган күренекле шәхесләрен беркайчан да онытканы юк. Әле шушы көннәрдә генә Сарман сәнгать мәктәбендә халкыбызның яраткан шагыйрәсе, Татарстанның Г...

Сарман халкы үз төбәгендә үсеп, туган ягын мактап җырлаган күренекле шәхесләрен беркайчан да онытканы юк. Әле шушы көннәрдә генә Сарман сәнгать мәктәбендә халкыбызның яраткан шагыйрәсе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт  премиясе лауреаты,  халык язучысы, Сарман районының мактаулы гражданы Клара Булатова белән очрашу  уздырылган.
Әдәби мәҗлеснең үзәген, әлбәттә, шагыйрә Клара ханым Булатованың иҗаты, аерым алганда, халыкның  шагыйрә һәм шигырь  белән очрашу мизгелләре   алып торган. Сәнгать мәктәбе укучылары әлеге кичәдә олуг шагыйрәнең һәм оныгы Гайшәнең шигырьләрен сөйләгәннәр, анда шулай ук халкыбызның яраткан, шулай ук Клара ханымның шигырьләренә язылган   җырлар яңгыраган, яшь сәнгатькәрләр башкаруында  халкыбызның төрле  биюләре башкарылган. Иң соңыннан сүз шагыйрәнең үзенә бирелгән. Әдәби кичә балаларга да ошаган, әти-әниләр һәм шигърият сөючеләрнең күңеленә дә бик хуш килгән.
Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова да шагыйрә Клара Булатовага алдагы көннәрдә  иҗат уңышлары, исәнлек-саулык теләп калган.
                                                                   Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ