Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәле мәктәбендә репетицияләр

Питрәч районының Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗанович исемендәге Шәле урта мәктәбе һәрвакыт үзенең элеккеге укучылары белән горурланып яши, кунакка кайтучыларны шатланып колач җәеп каршы ала. Алар арасында ш...

Питрәч районының Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗанович исемендәге Шәле урта мәктәбе һәрвакыт үзенең элеккеге укучылары белән горурланып яши, кунакка кайтучыларны шатланып колач җәеп каршы ала. Алар арасында шактый танылган шәхесләрнең берничәсен генә атау да 100 еллык тарихы булган мәктәпнең дәрәҗәсен күрсәтүче фал булып тора. Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте президиумы рәисе Равил Гайнетдин, язучы-сатирик Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Камил Кәримов, “Татмедиа”АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, генерал-лейтенант Габбас Зәйнуллин, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Әюпов, Кәрим Тинчурин театры артисты Ренат Шәмсетдинов һ.б.
 
– Яңа ел башы белән мәктәбебез янә үзенең данлыклы укучыларын каршыларга җыена. Очрашуга әзерлек эшләре инде башланды. Театр түгәрәгенә йөрүче балалар бик дулкынланып “Зәңгәр шәл”не куярга әзерләнәләр. Чөнки кунакларыбыз да сәхнә йолдызлары: ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Ирнур Нуриев һәм Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Миннегали Мөхәммәтшин булачак,– ди мәктәп директоры ТР атказанган укытучысы Миңзифа Гыйльми кызы Хәсәнова.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ