Логотип Магариф уку
Цитата:

Сынчы Венера Абдуллинада кунакта

Сезнең Казандагы Лядской бакчасындагы  «Әбекәй»  сыны янәшәсенә утырып торганыгыз бармы? Булса,  аның аягындагы  милли бизәкләр төшерелгән аяк киеменә – теләк тели-тели  ышкый...

Сезнең Казандагы Лядской бакчасындагы  «Әбекәй»  сыны янәшәсенә утырып торганыгыз бармы? Булса,  аның аягындагы  милли бизәкләр төшерелгән аяк киеменә – теләк тели-тели  ышкый торгач шомарып беткән  Арча чүәкләренә дә игътибар итми калмагансыздыр.  Әбекәйләрнең җыелма образы  буларак тудырган  аны автор.  Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Венера Абдуллина исә мондый истә кала торган сыннарны берсе артыннан икенчесен  коеп кына тора. Ничек барысына да өлгерә, дип гаҗәпләнеп тә куясың. Чөнки  бер үк вакытта Россия сәнгать академиясенең Санкт-Петербургтагы  гипстан  формалар ясау остаханәсе җитәкчесе дә бит  әле үзе.   


  Төньяк башкалада туып шунда үсүенә карамастан, сынчыны иң беренче  чиратта үзенең тамырларын барлаучы милләтпәрвәр буларак ачасың. Татар халкының милли бәйрәмнәренә, йолаларына, халкыбызның милли бишеге булган авыл тормышына багышланган шәкелләр сынчының  иҗатында аеруча калку чагылыш таба.  Җитмәсә барысы да таныш: казларын көянтә башына асып, су буена төшеп баручы өмәче ханым да,  бер кочак  утын күтәреп, өйгә кереп баручы малай да, көянтә чиләкләр белән чишмәдән кайтып  килүче кыз да... Шунда ук   керамика, китап графикасы, хәтта  шәмаилләргә дә урын бар аның иҗатында.

Сынчы белән  очрашуны оештырырга  булышкан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенә рәхмәтлебез.
Сынчы Венера Абдуллина турындагы язмаларны «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының февраль саныннан укый аласыз.

Расиха ФАИЗОВА


Сөмбел ТАИШЕВА  фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ