Сыйфат сүз төркемен гомумиләштерү

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштерү

(5нче сыйныфта татар теле дәресе)

Айгөл  ХӘБИБУЛЛИНА,

Әлмәт районы Түбән Мактама

1 нче урта мәктәбенең

 югары категорияле 

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максаты: сыйфат сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.

Фикер сәләтен үстерү максаты: аралашу күнекмәләрен, логик фикер йөртү сәләтен камилләштерү, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви максат: үзара хезмәттәшлек итү күнекмәләре, туган телебезгә хөрмәт, төркемнәрдә дустанә мөнәсәбәттә эшләү ихтыяҗы үсеше өчен җирлек тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәлелеге: татар тел гыйлемендә сыйфат сүз төркемен, аның үзенчәлекләрен танып белү.

Метапредмет нәтиҗәлелеге:

а) регулятив гамәлләр ныгый – уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап исем сүз төркемен, аның үзенчәлекләрен ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашалар;

ә) коммуникатив гамәлләр ныгый – төркемдә һәм парларда эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа: бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерәләр;

б) танып белү гамәле ныгый – өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтә һәм модельдән файдаланырга өйрәнәләр.

Шәхси нәтиҗәлелеге: иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт, үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү, үзүсеш өчен шарт тудырыла; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнәләр.

Җиһазлау: 5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге: Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012, интерактив такта, презентация,  таратма материал, мәкальләр язылган карточкалар.

Дәрес тибы: кабатлау дәресе.

 

Дәрес барышы

  1. I. Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы
  2. Дәресне оештыру моменты.

Дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру. Яхшы кәеф теләп, дәресне башлау.

(1 нче слайд)

– Хәерле көн, укучылар!

Кәефләрегез ничек?

– Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!

(Хәерле көн! Исәнмесез!)

– Рәхмәт, укучылар, утырыгыз!

  1. Актуальләштерү.

(2 нче слайд. Видеоролик)

–  Ә хәзер сезнең белән видеоролик карап китәрбез.

(Нәни балаларның туган тел турындагы фикерләре буенча ясалган ролик карала.)

– Укучылар, бу ролик нәрсә турында? (Туган тел, татар теле турында.)

– Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Чөнки аны һәркем белергә тиеш, әти-әни өйрәтә, Г.Тукайның «Туган тел»  шигыре бар.)

– Әлеге роликтагы теманы 2021 нче ел белән ничек бәйләп була? (2021 нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.)

(3  нче слайд)

– Афәрин, укучылар! Туган телебез турында бик күп матур әсәрләр иҗат ителгән, алар арасында иң күренеклесе – Г.Тукайның «Туган тел» шигыре. Әйдәгез, бергәләп шигырьне искә төшерик әле.

(4  нче слайд)

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

– Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә игътибар итегез әле. Аларга сорау куегыз? (Нинди?)

– Ни өчен бу сүзләр нинди? соравына җавап бирә? (Алар предметның төрле билгеләрен белдерә.)

– Бу сораулар кайсы сүз төркеменең сораулары булып торалар? (Сыйфат сүз төркеменең сораулары.)

– Сыйфат сүз төркеме нинди? соравына гына җавап бирәме? (Юк, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.)

– Нәтиҗә ясыйбыз. Нинди? кайсы? cорауларына җавап биргән һәм предметның, затның төрле билгеләрен белдергән сүз төркеме ничек атала? (Сыйфат.)

  1. Уку мәсьәләсен кую.

(5 нче слайд. Тема)

– Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?

(Сыйфат сүз төркеме турында.)

– Бүгенге дәресебезгә нинди максатлар куярбыз, укучылар?

(Сыйфат турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне бәяләрбез һәм тикшерербез.)

– Укучылар, сезнең өстәлдә һәркайсыгыз алдында үзбәя карталары ята. Һәр биремнән соң сез шушы критерийлар буенча үзегезне бәяләрсез. Биремнең санын баскычка язып куярсыз.

(6 нчы слайд. Критерийлар)

1 нче баскыч, үз эшем, җавапларым белән канәгать түгел,  дигәнне аңлата.

2 нче баскыч, яхшырак та эшли, җавап бирә ала идем, дигәнне аңлата.

3 нче баскыч, кулымнан килгәннең барын да эшләдем, дигәнне аңлата.

 

    3.
  2.  
1.    

 

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1 нче бирем

– Беренче биремебез түбәндәгедән гыйбарәт: сыйфатлар кулланып, туган телебез турында һәркем  ике җөмлә яза һәм җөмләдә сыйфатларны билгели.

– Укучылар, биремне башкарып чыктыгызмы? Җавапларны тыңлыйк. (2–3 укучының җавабы тыңлана.)

– Үзегез язган җөмләләрдә сыйфатларны төшереп калдырып укыгыз әле. Җөмләләрегез матурмы? (Юк, сыйфатларсыз җөмләләр коры, тулы түгел.)

– Димәк, сыйфатлар безгә ни өчен кирәк? (Җөмләнең эчтәлеген тулырак, матуррак итеп бирү өчен.)

2 нче бирем (төркемнәрдә эш)

(7  нче слайд)

Һәр төркемгә рәсемнәр таратыла, укучылар шул рәсемнәр буенча «Милли кием – милләт йөзе» дигән темага 4–5 җөмлә яза, сыйфат һәм сыйфат ачыклап килгән сүзне билгели.

 

 

 

 

 

 

 

– Укучылар, әйдәгез, биремнең үтәлешен тикшерик. Һәр төркемнән кемнең киемендә сәдәфе күбрәк, шул җавап бирә (яки теләк буенча).

– Укучылар, сыйфат ачыклап килгән сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Исем.)

– Ул (сыйфат ачыклап килгән сүз) ничек атала? (Сыйфатланмыш.)

– Димәк, нәтиҗә ясыйк инде. (Сыйфат исем сүз төркемен ачыклап килүен һәм аның сыйфатланмыш дип аталуын әйтәләр.)

– Укучылар, әлеге рәсемдәге егет-кызлар сөйләшә белсә, нинди телдә сөйләшерләр иде? (Туган телләрендә – татар, рус, башкорт телләрендә.)

– Әйе, укучылар, һәр милләтнең үз туган теле, милли киеме, милли ризыклары, милли моңнары бар. Җир шарында яшәүче һәр милләт бер-берсенең туган телен, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен хөрмәт итеп яшәргә тиеш.

3 нче бирем (төркемнәрдә эш)

– Дәреслектәге 62 нче күнегүне төркемнәрдә башкарасыз. Иң элек һәркем хикәяне укып чыга, бергәләп хикәягә исем сайлыйсыз, сыйфатларны билгелисез. Күнегүдәге таблицага нигезләнеп, сыйфат дәрәҗәләре турында сөйләргә әзерләнәсез. (Төркемнәрнең җаваплары тыңлана. Сыйфат сүз төркеменең 4 дәрәҗәсе бар: гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе һәм кимлек дәрәҗәсе. Гади дәрәҗәнең күрсәткече юк, чагыштыру дәрәҗәсе -рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә ясала, артыклык дәрәҗәсе иң ап һ.б. кисәкчәләр ярдәмендә, кимлек дәрәҗәсе — гылт,  -гелт, — кылт, -келт кушымчалары ярдәмендә ясала.)

(8  нче слайд)

Ял минуты

«Серле тартма» уены (тартмага дәреслектәге 60 нчы күнегүдәге табышмак-сораулар язып салына. Бию (татар, рус, башкорт бию көйләре) көенә укучылар бии, төрле хәрәкәтләр ясый, тартманы бер-берсенә бирәләр, көй туктагач, сорауга җавап бирәләр).

  1. Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)
  2. Ашка салсаң, тәм кертә, борынга керсә, төчкертә. (Борыч)
  3. Төнлә карасаң – күп була,

    Көндез карасаң – юк була. (Йолдыз)

  1. Алфавитта ү хәрефеннән соң килә торган хәреф. (ф)
  2. Сикереп төшә, бозны тишә. (Тамчы)
  3. Сөяге юк, теше юк, сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)

– Афәрин, укучылар, булдырдыгыз!

4 нче бирем

– Ә хәзер эшне парларда дәвам итәрбез. Сезнең алдыгызда мәкальләр язылган карточкалар бар, аларны укыгыз, сыйфатларны табыгыз һәм нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләгез. (Ачы тел – зәһәр, татлы тел – шикәр; иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел; Күңеле турының теле туры; Сүзе хакның йөзе ак; Теле бозыкның күңеле бозык;  Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк; Туган телен кадерләгән халык кадерле була.)

– Укучылар, җавапларны тыңлап китик. Һәр парның җавабын тыңлыйк.

– Сыйфатлар җөмләнең кайсы урынында килгән? Алар нинди җөмлә кисәкләре булып килгән? (Алар җөмләнең уртасында һәм ахырында килгән, җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килгәннәр.)

– Белемнәрне ныгыту өчен дәреслектәге кагыйдәне карап китик (30 нчы биттәге кагыйдә укыла.)

– Кайсы очракта сыйфат җөмләдә аергыч яки хәбәр булып килә? (Сыйфат предметның билгесен белдерә, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч була; сыйфат, предметның билгесе турында хәбәр иткәндә, җөмлә ахырында хәбәр булып килә.)

– Укучылар, Сез укыган мәкальләрдә уртаклык бармы? (Әйе, алар тел, сүз турында.)

– Алар безне нәрсәгә өйрәтә? (Туган телне кадерләргә, матур, әдәпле сөйләшергә.)

Модельләштерү. (8  нче слайд)

5 нче бирем. Сыйфат сүз төркеме буенча кластер төзү (төркемнәрдә эш)

– Без дәрестә сыйфат сүз төркеменең күп кенә үзенчәлекләрен күрдек, кабатладык. Ә хәзер сыйфат буенча дәрестә эшләгән барлык биремнәрне искә төшереп, бу сүз төркеме турында белгәннәребезне алдыбызда яткан ак битләрдә күрсәтербез. Ул нәрсәне белдерә, сораулары һ.б.ны түгәрәкләр эченә язарбыз.

Сыйфат

 

 

 

 

 

 

– Һәр төркемнән бер укучы чыгып сөйли, ясаган модельләрен аңлата. (9 нчы  слайд)

6 нчы бирем «Почмаклар».  Дүрт почмакка туган тел турында шигырьләр эленә.

Укучылар, сыйныфыбызда дүрт почмак бар. Аларда шагыйрьләребезнең туган телебезгә багышланган шигырьләреннән өзекләр (1 куплет) язылган. Кайсы шигъри юллар сезгә якынрак,  шул почмакка барып басыгыз.

1 нче почмак

Рухи яктан үстерүче  – туган тел,

hәр милләтнең бердәнбере булган тел.

Татар барда яшәр әле минем тел!

Ышана бит, инана бит күңел гел.

Рәзинә Мөхияр

2 нче почмак

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем – бәгърем, син ул, син!

Хәсән Туфан

3 нче почмак

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Наҗар Нәҗми

4 нче почмак

Дөньяда иң-иң матур ил    

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

Энҗе Мөэминева

 – Укучылар, әлеге шигъри юллардагы фикерләр турында яңа төркемнәрегездә фикер алышыгыз, автор позициясен билгеләгез, сыйфатларны табыгыз.

  • Ә хәзер кемнәрнең чәче озынрак (һәр төркем дә билгеләнә)? Сүз сезгә!

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

III. Рефлексия, бәяләү этабы

  1. Рефлексия.

– Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Ничек уйлыйсыз:алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә кыенлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

  1. Үзбәя.

– Дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез. Дәрес барышында билгеләп барган үзбәя карталарын карап, үзегезгә билгеләр куегыз. Үзбәяләрегез минем билгеләр белән туры килсә, аларны журналга куям.

  1. Өй эше.

(10  нчы слайд)

  1. Мәҗбүри өй эше (репродуктив) – дәреслектәге 63 нче күнегү. Шигырьне укыгыз. Сыйфатларны әйтегез, сыйфатларны антонимнары белән язып алыгыз.
  2. Ярым иҗади (конструктив) – әдәбият дәреслегеннән сыйфатлар кергән 5 җөмлә язарга.
  3. Иҗади – «Борын-борын заманда Морфология патшалыгында Сыйфат дигән сүз төркеме яшәгән икән…» дип башланган әкиятне дәвам итәргә.

– Кадерле укучылар, без дәрестә туган телебез турында сөйләштек. Дәресебез ахырында «Туган телебезне саклау рецепты»н языйк әле.

(Тактада карточкалар бирелә: туган телебездә аралашырга, китаплар укырга, татарча бик сирәк сөйләшергә, туган телне өйдә генә кулланырга һ.б. укучылар туган телебезне саклау өчен кирәк дип тапканнарын сайлап тактага элә.)

– Туган телебезне саклау, үстерү өчен кайсылары кирәк, дип уйлыйсыз, сайлап алыгыз. Булмаганнарын өстәп язып куярга да мөмкин.

– Укучыларым, әлеге рецептны һәрчак истә тотыйк! Туган телебездә аралашып, башка телләрне дә өйрәнеп, хөрмәт итеп яшик!

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.