Логотип Магариф уку
Цитата:

 Тәлгат Галиуллин иҗатында Мәһдиев 

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында әдип, галим, Г.Тукай бүләге иясе Тәлгат Галиуллинның “Татар әреме” исемле яңа китабын презентацияләү булды. Кичәдә Тат...

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында әдип, галим, Г.Тукай бүләге иясе Тәлгат Галиуллинның “Татар әреме” исемле яңа китабын презентацияләү булды. Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, республикабыз парламенты депутаты Ркаил Зәйдулла, профессорлар Фоат Галимуллин, Флёра Сәйфуллина, Нурфия Йосыпова язучының зур иҗаты һәм, аерым алганда, укучы игътибарына тәкъдим ителә торган китабы хакында чыгыш ясадылар.
Автор шушы җыентыгында соңгы елларда иҗат ителгән “Сукыр Гаваз”, “Ана корт”, “Татар әреме”, “Түрәләр сые”, “Кысыр хәсрәт”, “Нәфес сынавы”, “Ник керәсең төшләремә?” дигән повесть-бәяннәрен, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәрваз Миңнуллин, Тәүфикъ Әйди, Хәсән Сарьян, Кәрим Җаманаклы шикелле күренекле шәхесләребез турындагы истәлекләрен, атаклы шагыйрьләр Сибгат Хәким, Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалим, Лена Шагыйрьҗан, Гөлшат Зәйнашеваның иҗатлары хакындагы уйлануларын, бүгенге татар әдәбиятына багышланган күзәтүләрен тәкъдим итә.  

                                                                                                                                                                                                                                                                                                Фото: Татар конгрессы

Тәлгат Галиуллин иҗатында дусты, фикердәше, каләмдәше Мөхәммәт Мәһдиевнең образы һәм мирасы мөһим урын алып тора. Чыннан да, Тәлгат Нәби улы хаклы: “теләсә кайсы язучы, иҗаты, мирасы турында кайгыртучы, барлап, вакытында искә төшереп торучы булганда гына, үзе исән чактагы абруен югалтмый, “яшәвен” дәвам итә” [Галиуллин, 2021, б. 220].
Инде М.Мәһдиев күптән арабызда юк. Атаклы язучы, үзеннән соң олы мирас калдырып, әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызлыгын кабызып китте. Мәһдиев китсә дә, аның җанлы образы, кыю мәкаләләре,  роман-повестьлары безнең йөрәктә яши. Фани дөньяда Мәһдиевнең якты эзе, җылы сүзе калды. 2019 елда М.Мәһдиевнең тууына 90 ел тулды. Шушы истәлекле көн К.Тинчурин театрында югары дәрәҗәдә билгеләп узылды, зал шыгрым тулы иде. Әтисенең бу түгәрәк датасына карата кызы – “Научный Татарстан” журналын чыгаручы редактор, җаваплы секретарь, ТР ФАнең Фәнни-аналитик бүлеге башлыгы, филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче, әдибә Гәүһәр Хәсәнова гаять зур тырышлык күрсәтеп, М.Мәһдиев әсәрләренең 10 томлыгын бастырып чыгара алды.
Т.Галиуллин чын күңелдән якын күреп, иҗаты белән илһамланып язган “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” дигән роман-эссесын аерым китап итеп 2012 елда бастырып чыгарды. Бу урында искәтергә кирәк: беренче тапкыр романның бүлекләре корылык белән иң яңа тарихка кереп калган 2010 елда “Идел” яшьләр журналында басылды.
Т.Галиуллин каләменнән төшкән “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” китабы эчкерсезлек, җылылык белән сугарылган. Һич арттырып, күпертеп яки ярарга тырышып әйтүем түгел, мин бу очракта гади укучы буларак, таң калдым Тәлгат абыйга: якын дусты, хезмәттәше Мөхәммәт Сөнгать улы шәхесенә карата искиткеч кешелеклелек сизелә, татар кешесенә хас киң күңеллелек ярылып ята, шәп хәтер сакланган. Тәлгат Нәбиевич хәтеренең ныклыгына, иманының көрлегенә исең китәрлек! Автор Алабугада Мәһдиев катнашкан әдәби очрашуларны, узган хәлләрне барлык нюансларына кадәр тәфсилләп тасвирлый. Аңарда тел куәсе, сүз байлыгы гаҗәеп зур: дусларча шаяртып кинаяле көлә, мәзәк тә сөйли, тыгыз яза да белә, төртмәлелек ярдәмендә тәнкыйтьли дә, ачы хакыйкатьне сурәтләп бирә, әллә кемнәрне һәм мине телгә ала... бар да бар. Кыскасы, Т.Галиуллинның роман-эссесын хәзерге татар әдәбиятында яңа сүз – әдәби ачыш дияр идем!
М.Мәһдиев Т.Галиуллинның җан дусты иде. Алар Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олпат затларның күңел нурын үзләренә сеңдереп һәм әдәбият аксакалларыннан хәер-фатиха алып, остазлары иҗатын рухи байрак итеп күтәрделәр. Өлкән әдипләр яшь каләмдәшләре өчен төнге маяк шикелле иде. Т.Галиуллин, Алабуга педагогика институты ректоры булып эшләгән чорда, бөек татар әдәбиятының йөзек кашларын милли җанлы укытучылар һәм студентлар белән очрашуга чакырып, әдәби кичәләр еш оештырган. Шул чакта Мәһдиев белән дә якыннан таныша, тора-бара ике арада дустанә мөнәсәбәт урнаша. Соңрак Тәлгат абый Казан дәүләт университетына укытырга күчкәч, дуслык җепләре тагын да ныгый һәм алар чын дусларга әйләнә.
 


                                                                                                                                                                                                          Фото «Мәгариф» журналы редакциясе архивыннан

Заманында әдәбият мәйданында ат уйнаткан, шәхесе күңелләребездә якты эз, әсәрләрендә ихлас сүзләрен калдырган Мәһдиевне Галиуллин бүген дә сагына. Үзе әймешли, аны Мәһдиев “тыныч”та калдырмый [Галиуллин, 2021, б. 219]. Һәм юксыну нәтиҗәсендә Т.Галиуллин “киң эрудицияле галим, тәнкыйтьче, ифрат милли җанлы, татар кешесенең табигать баласы икәнлеген, гади күзгә күренмәгән, нечкәлекләре белән сиземләп, шуларны чагылдырырдай сурәтләү чараларын, чакма ташларыннан ут чыгаргандай, уйлап таба алган сүз остасының мохитен, холкын бер хатирәләр китабына гына сыйдырып була алмавын” таный. Минемчә, әлеге фикере белән Т.Галиуллин безне “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел”ергә өнди. Автор “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” китабында әдәбиятчы-галим, күренекле язучы М.Мәһдиев һәм профессиональ тәнкыйтьче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Фәрваз Миңнуллин турында да белгәнен түкми-чәчми кәгазьгә төшерсә дә, хәтер казаны гел “кайнап” тору сәбәпле, әдәби кичәләрдә яңгыраган ялкынлы фикерләрне, бирелгән сорау-җавапларны, булган кайбер вакыйгаларны теркәргә онытканмын дигән үкенү хисе дә кичерә. Күңелендәге бу хискә ул презентацияләнә торган “Татар әреме” китабына кертелгән “Якты эзегез, җылы сүзегез калды (Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәрваз Миңнуллин)” мәкаләсе белән җавап кайтара, ягъни Мәһди белән Фәрваз арасындагы дуслыкны, шаян, җылы мөнәсәбәтләрен ихластан чагылдыра, алар хакында күңеле түрендә калган истәлекләрне хәтерендә яңартып сөйли. Т.Галиуллин әйткәнчә, “Олы шәхесләребез калдырган истәлекләр яшәүнең, тормышның кадерен белергә өйрәтеп, юл күрсәтеп торалар шикелле. Аларның изге телебезне, халкыбызны, миллилегебезне саклау турындагы васыятьләрен яңа буыннарга җиткерү – безнең бурычыбыз” [Галиуллин, 2021, б. 234].


Т.Галиуллинның “Эшләгән эше таулар кадәр” [Галиуллин, 2002, б. 226-229], – дип язды халык язучысы Гариф Ахунов. Ун гасырдан артык бөек тарихы булган татар әдәбияты аны танылган шәхес итеп тәрбияләде. Т.Галиуллинда пассионарлык энергиясе ташып тора. Татар әдәбият белеме фәнендә күренекле галим санала. Тәлгат абый белән кара-каршы утырып, әдәбият дөньясы һәм язучыларның бүгенге аяныч хәле, милләт эшләре турында яки сәяси темаларга иркенләп, тәмләп сөйләшеп була. Ул, чынлап та, кешеләрдән ялыкмый, чөнки аралашырга ярата. Күп сөйләп башкаларны да туйдырмый. Ул – кызыклы, белемле әңгәмәдәш. Сине бүлдермичә игътибар белән тыңлый белә, теге яки бу мәсьәлә буенча саллы сүзен әйтә, проблеманы хәл итү юлларын күрсәтә, кирәк чакта дөрес киңәш бирә, көлдереп алырга да онытмый...
Галимнең әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә тикшеренү объектына эләккән урта һәм өлкән буын әдипләрнең үзләренә дә, әсәрләренә дә гадел хөкем чыгарыла, яшь шагыйрьләр дә үз иҗатларына карата аның хак бәясен алуга өметләнә. 
Әзер калыпларга, рәсми кысаларга сыймаган шундый Тәлгат Галиуллин булуыгыз өчен, шулай зыялыча яшәвегез һәм рыцарьча көрәшүегез өчен, тирән фикерле фәнни-публицистик мәкаләләрегез белән вакыт-вакыт милләтебезне сискәндереп чаң сугуыгыз өчен рәхмәтле без Сезгә!
Тәлгат Галиуллин бүген дә яңа иҗат хыяллары белән яши, әдәби әсәрләр яза. Аллаһы Тәгалә Сезгә үзенең илһам чишмәсеннән тәнгә шифалы суын эчертеп, иҗат канатларыгызны тагын да ныгытсын, киләчәктә дә иҗат чишмәгез мул булып, ургылып аксын, Остазым!
Әдәбият  
Галиуллин, Т.Н. Татар әреме: кыйсса, бәяннар, повестьлар, эсселар / Тәлгат Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 399 б.
Ахунов Г. Эшләгән эше таулар кадәр // Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Мәгариф, 2002. – 231 б.
Илһам ФӘТТАХОВ,

филология фәннәре кандидаты,

«Мәдәни җомга» газетасы, 3 нче ноябрь 2021 ел,  19 нчы бит

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Талгат Набиуллович гордость Татарстана! Сначала он проявил себя как хороший организатор образовательного процесса будучи много лет ректором ЕГПИ, затем завкафедрой татарской филологии. На его лекции собирались представители других ВУЗов- настолько они были содержательны и интересны! В последние годы он проявил себя как писатель и критик. Его произведения актуальны и необходимы обществу как образец отношения к татарской литературе и культуре! Автор: Рита Нурутдинова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ