Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уза. Күпмилләтле республикабыз өчен бу – гаять мөһим чара. Без яши торган Мамадыш районында да берничә төрле милләт дус-тату яшәвен...

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уза. Күпмилләтле республикабыз өчен бу – гаять мөһим чара. Без яши торган Мамадыш районында да берничә төрле милләт дус-тату яшәвен исәпкә алсаң, бу чараның бик урынлы икәненә тагын бер кат инанасың. Районыбызны бу уңайдан төрле-төрле чәчкәләрдән торучы матур бер букет белән чагыштырып булыр иде. Иңгә-иң торып, районыбыз үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш  кертеп,татар (72,5%), рус (24,2%), удмурт (1,3%), мари (1,4%)  халыклары көн итәләр бездә. Һәркайсының үз мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре. Үсеп килүче буыннан толерант шәхесләр тәрбияләргә телибез икән, укучыларда милли үзаң формалаштыру белән бергә, башка милләт вәкилләренең көнкүрешен, яшәү рәвешен, бәйрәмнәрен өйрәнү аша, аларга хөрмәт тәрбияләргә тиешбез. Шул уңайдан сыйныфыбызда «Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле» дип исемләнгән почмак булдырдык. Анда милли киемнәр дә, халыкларның көнкүрешеннән дә, бәйрәм-йолаларыннан да күренешләр урын алган. 6 нчы сыйныф укучылары,  инде төрле милләтләргә багышлап, альбомнар эшләргә кереште. Алга таба сыйныф сәгатьләре дә шул почмак янында узачак.





Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы, сыйныф җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ