Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан методистлары: «Уч төбенә генә карап утырсак, файдабыз аз булыр»

Республикабызның мәгариф системасында хезмәт куючы биш йөз методист беренче тапкыр бер мәйданда җыелды. "Методистлар форумыннан мәгариф хезмәткәрләре нәрсә өмет итә? Заманча методист нинди булырга тие...

Республикабызның мәгариф системасында хезмәт куючы биш йөз методист беренче тапкыр бер мәйданда җыелды. "Методистлар форумыннан мәгариф хезмәткәрләре нәрсә өмет итә? Заманча методист нинди булырга тиеш?" дигән сорауларны  форумда катнашучыларның үзләренә юлладык.


Гөлгенә Дәүләтшина, Югары Ослан районы мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты:


– Методистлар форумын күптәннән көттек. Без игътибарга сусаган, күләгәдә калган мәгариф хезмәткәрләре идек. Бу  –  һөнәр ияләре укытучыларны бергә туплап торган бер җеп, яңалыкларны җиткереп торган структура. Форумның август киңәшмәсе  алдыннан узуы бик тә уңышлы. Мәркәзебезнең заманча мәктәбендә бергә җыелу, чарадан бай мәгълүмат туплау, уй-фикерләр белән бүлешү август киңәшмәсенә зур әзерлек бирә. Бүген остаханәләрдә осталыгыбызны арттыру өчен кызыклы лекцияләр тыңладык. Цифрлаштыру заманында яшибез, әмма без әле яңа интернет-платформалар турында белеп бетермибез. Югары Ослан районы методистлары цифрлаштыру буенча белемен һәрдаим арттыру өстендә эшләргә тиеш. Чөнки безнең җирлектә IT шәһәр урнашкан. Замана методистлардан үзенчәлекле һөнәри остаз булуны таләп итә. Минемчә, мәгариф өлкәсендә эш кирәк булганга гына дип эшләүчеләр, каядыр эш тапмаган очраклы хезмәткәрләр утырырга тиеш түгел. Методист ул мәктәптәге укытучыларның укытучысы, иң зур категорияле белгеч, социаль мохиттә кешеләр тарафыннан кабул ителгән, хөрмәтле кеше булырга тиеш дип саныйм. Кадрлар җитмәүчелек проблемасы бүген дә бар, районыбызда методистлар җитешми. Хезмәт хаклары үссә дә, әмма килергә теләүчеләр артмый әле. Берсүзсез, бүгенге көндә методистлар килер, әмма мәгариф бүлекләре белдекле, укытучыларның эшен алга этәрүче методистларга мохтаҗ.

Анастасия Дербенёва, Иннополис университеты мәгариф эшчәнлеген цифрлаштыру үзәге хезмәткәре:


– Миңа форумның форматы бик ошады, монда актуаль проблемалар күтәрелде. Педагогика , психология, методик ярдәм күрсәтү, цифрлы контент буенча белем алып кайтабыз. Бер урында бик күп сыйфатлы, төрле планда, тикшерелгән мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Форумнан үз эшчәнлегебездә кулланырга бик кирәкле инструментлар алып кайтабыз.


Энҗе Нигъмәтуллина, Кукмара районы мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты: 

–Бик күп кызыклы мастер-класслар үтте. Яңалык күп. Эшкә искелектән яңалыкка кайту өчен бик файдалы материаллар тупладык. Соңгы елларда эшебез шактыйга җиңеләйде. QR - код белән эшлибез. Хәзер кәгазьгә язып бару кебек элеккеге методлар юк, бар мәгълүмат телефонда тупланган. Әле генә психология темасына лекция тыңладым. Стрессны җиңү буенча күнекмәләр алдык. Хәзерге тынгысыз чорда безнең өчен анысы да мөһим. Цифрлы контент секциясендә телеграмда «Цифрлы методист мохите» дигән төркем тәкъдим иттеләр. Әле аны кулланып карамадым.


Гөлназ Капитонова, Саба районының мәгариф идарәсенең укыту-методика эше буенча урынбасары:


– Методистлар өчен бу масштаблы чара булачак дип безне таныштырып, кызыктырып, әзерләп тордылар. Чыннан да чара әйбәт оештырылган. Безне мәгариф юнәлеше буенча нинди эшләр алып барылуы, алда көтелгән үзгәрешләр  белән тәфсилләп таныштырдылар. Заманча методист ул барысы белән кызыксынырга тиеш. Белемеңне арттырырга омтылмасаң, эшеңдә алга барып булмый. Соңгы елларда методистларга игътибар артуы сөендерә. Мәгариф идарәсе, Мәгариф министрлыгы, башка социаль партнёрлар тарафыннан бик күп чаралар оештырыла. Хокукый мәгариф дип аталган яңа форматлы программалар эшли башлады. Безнең эш методик мәсьәләләр белән генә чикләнми, документлар, әти-әниләр, укытучылар, балалар белән эшләү өчен гыйлемне арттырып тору өстендә эшләргә омтылабыз. Мондый чаралардан кечкенә генә яңалык алып кайтсаң да, аны үз эшеңдә  эшкә җигеп, зур уңышларга ирешергә мөмкин. Уч төбенә генә карап утырып, методист мәгариф өчен файда китерә алмый.


Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ