Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан синоптикларыннан алдагы берничә көнгә һава торышы

Татарстан синоптиклары киләсе атна башында – 27-29 мартта республика территориясендә нинди һава торышы урнашачагы турында сөйләде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне кү...

Татарстан синоптиклары киләсе атна башында – 27-29 мартта республика территориясендә нинди һава торышы урнашачагы турында сөйләде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.
Дүшәмбе төнлә һәм иртән томан көтелә, шул ук вакытта көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..-9 градус тәшкил итсә, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сишәмбе көнне синоптиклар урыны белән бераз яңгыр явачак дип фаразлый. Көньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчә. Һава температурасы бераз түбәнәя: төнлә +2..+7, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан исә. Һава температурасы төнлә моннан алдагы көннәр белән чагыштырганда сизелерлек түбәнәячәк – термометрның терекөмеш баганасы -3 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма көндез температура +8..+13 градус тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ