Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел

Әдәбият тарихы өчен, беренче карашка, 60 ел күп тә түгел кебек. Ләкин шушы еллар эчендә нефть төбәгендә иҗат ителгән әсәрләрнең саны гына түгел, сыйфаты да, иҗат итүчеләре дә татар әдәбияты тарихында...

Әдәбият тарихы өчен, беренче карашка, 60 ел күп тә түгел кебек. Ләкин шушы еллар эчендә нефть төбәгендә иҗат ителгән әсәрләрнең саны гына түгел, сыйфаты да, иҗат итүчеләре дә татар әдәбияты тарихында саллы эз калдырдылар.
Ә. Маликов, С. Сөләйманова, Г. Ахунов, Р. Фәйзуллин, Ә. Гаффар, Г. Афзал, Р. Төхфәтуллин, соңрак К. Булатова, Э. Мөэминова, И. Әхсәнов, Ш. Бикчурин, Җ. Рәхимов, Ә. Габиди, Ү. Саттаров, Х. Хәйруллин, А. Хәсәнов һәм башкаларның исемнәре тарихка кереп, иҗат иткән әсәрләре классикага әверелде. Г. Ахуновның «Хәзинә», Ш. Бикчуринның «Каты токым» әсәрләре, Ә. Маликовның «Фәрдәнә» кебек поэмалары, С. Сөләйманова, К. Булатова, Г. Афзал, Э. Мөэминова шигърияте, С. Кальметов, Ю. Әминов пьесалары дөньяга Татарстан нефтен таныттылар.
Заманында Ә. Маликов җитәкчелегендәге әдәби түгәрәктән башланып киткән иҗат ялкыны инде шактый югары үрләде. Татар дөньясына билгеле шәхесләрнең дә кайберләре Әлмәт бүлегендә канат ныгытып китте. Бүгенге көндә Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Халык язучысы дигән мәртәбәле исемгә лаек биш язучы – Г. Ахунов, Р. Фәйзуллин, Г. Афзал, Ф. Садриев, К. Булатоваларның иҗат биографияләрендә «Әл-мәт» дигән исем ярылып ята.
Вакыт тәгәрмәче алга тәгәри. Әлеге еллар аралыгында Ә. Гали, А. Ганиев, Р. Рәкыйпов, Н. Әхмәдиев, Д. Гарифуллин, Ф. Гыйльми, Ф. Садриев, И. Зарипов, М. Әхмәтҗанов, Р. Вәлиуллин, И. Гыйләҗев, Ә. Салахов, Р. Габделхакова, И. Нәбиуллина, Т. Шәмсуаров, Ә. Хәбибуллин, З. Дәүләтов, Ф. Исмәгыйлева, Р. Хәбибуллина, Р. Шәрипова, М. Гарипов, М. Әхмәтшина, Н. Шәрифуллин, З. Захарова, С. Бикмөхәммәтовалар әдәбият сөючеләр арасында үз укучыларын таптылар. Инде Н. Сабирҗанова, Р. Шаһиев, Л. Аланлы, Л. Садриева, М. Морев, Е. Аничкина, Р. Фәрхетдинова, Р. Ахунҗанова, Л. Фәрхетдинова исемнәре дә китап укучыларга яхшы таныш.
Бүген ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә 26 язучы, шулардан Мөслимдә – 4, Сарманда – 2, Азнакайда – 3, Лениногорскида – 2, Бөгелмәдә – 1, Әлмәттә 14 язучы исәпләнә.
Ел саен көзен Әлмәт, «Татнефть» бер төркем каләм әһелләрен үзендә кабул итә (генераль директор Н.Ө. Маганов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Н. Мөхәммәдиев). ТР Язучылар берлеге белән «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы булдырган С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшыру тантанасы иң югары кимәлдә уза. Әлмәт татар дәүләт драма театры (директоры Ф.Б. Исмәгыйлева) ул чараның әдәби өлешен академик дәрәҗәдә әзерли. «Рухият»нең башкарма директоры Ф.М. Шәйхетдинова әлеге мәсьәләләрне бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап эш итә. Бу – чын мәгънәсендә каләм әһелләренә хөрмәт билгесе.
Әдәбиятка югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтнең тагын бер үрнәге ул «Рухият» нәшриятында басылган китапларны тәкъдир итү кичәсе. Вакытларының тыгыз булуына карамастан, «Татнефть», хакимият вәкилләре үзләре дә бу чарада катнашалар.
Әлмәттә иҗат яши, үсә, киләчәккә атлый. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле каләмдәшләр!

Рәфкать Шаһиев,   ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ