Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда янгыннар саны кими

ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин шулай дип белдерде.«Ел башыннан республик...

ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин шулай дип белдерде.
«Ел башыннан республикада янгыннар саны 3,3%ка кимеде, ут-күз аркасында һәлак булучылар саны да кимүгә таба бара. Соңгы биш ел эчендә янгын чыгу очрагы 6%ка, ә аларда үлүчеләр саны 11,8%ка кимеде», – диде ул.

Министр сүзләренә караганда, кыш якынлашкан саен янгын чыгу куркынычы арта. Моңа, иң беренче чиратта, җылыту приборларын саксыз куллану, пиротехник эшләнмәләр белән уйнау керә. Шул җәһәттән, министр янгыннар арксында кеше-мөлкәт югалтуларын кисәтүнең нәтиҗәле бер төре булып автоном хәбәр бирү җайланмалары торганлыгын искәртте. Аларны шәһәр һәм район кибетләрендә сатып алырга була. Ә беркетү өчен махсус әзерлек кирәкми.
«ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәреп алган бу инициатива өчен 20 милион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бүгенге көндә республиканың 20,2 мең йортында инде 74,8 мең автоном хәбәр бирү җайланмасы урнаштырылган», – диде министр.


Беренче чиратта, мондый җайланмалар авыр тормыш хәлендә калган күпбалалы гаиләләр, шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннары, инвалидлар яши торган йортларда урын алган. Әлеге җайланмаларның нәтиҗәлелеге хакында саннар да сөйли: аларның вакытында хәбәр бирүе нәтиҗәсендә өч елда республикада 75 кеше, шул исәптән 35 бала коткарылган.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ