Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татмедиа» блогерлар мәктәбе биш телдә эшләячәк

Тиздән «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә блогерлар мәктәбе эшли башлаячак. Бу турыда «Ялкын» журналының «Кәеф» медиа лабораториясе ачылышында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил...

Тиздән «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә блогерлар мәктәбе эшли башлаячак. Бу турыда «Ялкын» журналының «Кәеф» медиа лабораториясе ачылышында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.
Мәктәп татар, рус, чуваш, мари, удмурт телләрендә эшләячәк. Бирегә районнардан да укучы балалар чакырыла.  
Шамил Садыйков блогерлар мәктәбенең кирәклеген заман таләбе булуын әйтте. Аның сүзләренчә, аудитория тулысынча блогерлар карамагына күчәргә җыена. 
«Әле өч-дүрт ел элек кенә «мин – блогер» дип йөрүчеләр ике-өч кеше генә иде, хәзер Татарстанда блогерлар саны йөздән артты. Аларның күпчелеге татар телен яхшы белә. Берничә ел элек без социаль челтәрләргә тотынырга булдык, чөнки киләчәк – социаль челтәрләрдә. Дүрт-биш елдан бөтен идарә безнең балалар – блогерлар кулында булачак», – дип сөйләде ул һәм Санкт-Петербургта узган Бөтенроссия блогерлар һәм студентлар фестивале турында да әйтеп үтте. 
«Ялкын» журналы базасында «Кәеф» дип аталган медиа лаборатория ачылды. Лаборатория «Татмедиа» бинасында урнашкан, ул җиһазланган өч студиядән тора. Алар һәрберсе функциональ һәм төрле локацияләргә бүленгән. Медиа лабораториядә онлайн очрашулар өчен лекторий, презентация өчен сәхнә, подкастлар төшерү студиясе, вертикаль видеолар һәм фотолар өчен циклограмма, туры эфир һәм стримнар уздыру урыны бар.
Медиа лабораториянең ачылышына блогерлар, студентлар һәм журналистлар җыелган иде. Кунакларга төрле викторина, җыр-биюле уеннар оештырылды.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ