Логотип Магариф уку
Цитата:

Төкле аягың белән, Әлдермештән Әлмәндәр!

“Татармультфильм” берләшмәсе Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы һәм Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә куелган спектакль мотивлары буенча тулы метражлы мультфильм төшерде. Шул уңайдан...

“Татармультфильм” берләшмәсе Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы һәм Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә куелган спектакль мотивлары буенча тулы метражлы мультфильм төшерде. Шул уңайдан “Татмедиа”да матбугат конференциясе булып узды.

“Татармульфильм”ның генераль продюсеры Марат Ганиев әлеге зур эш 2015  елда ук башланды дип белдерде. Әмма ул вакытта эшнең эскизлары гына формалаша, һәм менә ел ярым элек бу анимацион фильмны төшерүгә колачлап тотыналар. Бүген “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмы, ниһаять, әзер. Әлеге көнгә кадәр шушындый тулы метражлы, татар телендәге мультфильм төшерелгәне юк иде. Бу 68 минутлык мультфильм гаилә белән карауга адреслана. Ул балалар өчен дә һәм олылар өчен дә бердәй кызыклы. Мәңгелек темалар күтәрелгән зур әсәр нигезендә төшерелгән мультфильм үз үзенчәлекләре белән спектакльдән аерылып тора.

Әҗәл образын тавышландырган Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев: “Анимацион фильмдагы Әҗәл образы, спектакльдәгесенә караганда җанлырак, кешелеклерәк килеп чыккан”, – дип, үз хисләре белән уртаклашты. Әлмәндәр образын Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов тавышландыра. Мультфильм матур җырлар белән үрелеп бара. Мультфильм башта республика районнарында күрсәтеләчәк, аннары төп премьера Казанда һәм Мәскәүдә күрсәтелер дип планлаштырыла. Яңа ел татар сәнгать дөньясында яңа мультфильм белән ачыла. Төкле аягың белән, “Әлдермештән Әлмәндәр”! 

Айсылу Имамиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ