Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Милли музеенда «Бүләк итү көннәре»

3  һәм 4  апрельдә Татарстанның Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак. Ел саен акция музейның туган көненә (ул 1895 елның 5  апрелендә ачылган) багышлап үткәрелә. Теләгән һәркем музейга нинди дә б...

3  һәм 4  апрельдә Татарстанның Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак. Ел саен акция музейның туган көненә (ул 1895 елның 5  апрелендә ачылган) багышлап үткәрелә. Теләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге.
Татарстан Милли музее тупланмасы – Россиядә иң эреләрнең берсе. Анда 900 меңнән артык әйбер саклана: борынгы мәдәниятләр һәм урта гасыр дәүләтләре артефактларыннан алып Совет иле геройларының һәм Татарстан һәм Россия эшлеклеләренең әйберләренә һәм документларына кадәр.
Музей тупланмасын тулыландыруга бүләк итүчеләр зур өлеш кертә, алар арасында танылган галимнәр, коллекционерлар, меценатлар, шулай ук борынгы предметларны, гаилә ядкярләрен һәм тарихның башка өлешләрен саклап килгән шәһәр кешеләре дә бар.
Музейга үз бүләгеңне 3  һәм 4 апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, 2 адресы буенча китерергә мөмкин. Борынгы, шулай ук гадәти истәлекле әйберләр, архив фотолары һәм документлары, сирәк китаплар кабул ителә. Предметларны тапшыру документаль рәвештә рәсмиләштерелә, шуңа күрә үзең белән паспорт алырга кирәк. «Бүләк итү көннәре» турында өстәмә мәгълүматны +7(843)292-67-09 телефоны буенча алырга мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ