Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы һәм остаз елында тәрбиячеләрне котладылар

Казанда Укытучы һәм остаз елы кысаларында гомер буе балалар бакчаларында эшләгән тәрбиячеләрне котладылар. Бирегә бар гомерен балаларны тәрбияләүгә багышлаган, яшь буынны үстерүгә бөтен көчләрен куйга...

Казанда Укытучы һәм остаз елы кысаларында гомер буе балалар бакчаларында эшләгән тәрбиячеләрне котладылар. Бирегә бар гомерен балаларны тәрбияләүгә багышлаган, яшь буынны үстерүгә бөтен көчләрен куйган остазларыбыз җыйналган иде. Казан шәһәренең 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, Мәгарифне үстерү институтының өлкән методисты Абдуллина Рузилә Вәгыйзь кызы педагогларның һәрберсен атап җылы сүзләрен җиткерде, бергә эшләгән чактагы төрле кызыклы вакытларны искә төшерде, авыр һәм катлаулы хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар теләде. Бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән Кукмараның 5 нче, 7 нче номерлы балалар бакчасына, Балтач районы Карадуган балалар бакчасына, Биектауның "Тамчы" балалар бакчасына, Казан шәһәренең 135 нче, 147нче, 54 нче, 224 нче, 171 нче, 3 нче, 327 нче, 346 нчы, 405 нче, 272 нче, 65 нче, 146 нчы, 68 нче балалар бакчаларына рәхмәтен белдерде. 

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова ошма исеменнән рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәм шушы өлкәдә эшләүче педагоголарның җыр-бию, нәфис сүзләре белән дәвам итте. Матур очрашулар, тәҗрибә уртаклашу, рәхмәт сүзләре, котлаулар, бәйрәм табыны, ал чәчәкле гөлләр... болар барысы да гомерләрен укытучы һәм тәрбияче дигән җаваплы хезмәткә багышлаган педагогларыбызның тагын бер кат күңелләрен күтәреп, алга таба да нәтиҗәле эшләргә, яңа уңышларга канатландыргандыр. Нәкъ менә шунысы мөһим дә, киләчәгебез сезнең кулларда бит!

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ