Логотип Магариф уку
Цитата:

Утыз җиде ел вакыт узса да...

Минем дә үземнең яраткан укытучым турында сөйләп китәсем килә. Ул – Харисова Ләүхия Галимҗан кызы. Мин аның турында язмыйча булдыра алмадым, чөнки кече абыемны да, мине дә кулыбызга каләм тотып язарга...

Минем дә үземнең яраткан укытучым турында сөйләп китәсем килә. Ул – Харисова Ләүхия Галимҗан кызы. Мин аның турында язмыйча булдыра алмадым, чөнки кече абыемны да, мине дә кулыбызга каләм тотып язарга,  беренче белем серләрен үзләштерергә ул өйрәтте.
Ләүхия апам Харисова 1931 елда Кукмара районының Каенсар авылында туган. 1949 елда Байлангар җидееллык мәктәбен тәмамлаган. 1951 елда читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлаган. 1960 елдан башлап Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. 1985 елда лаеклы ялга чыкты. 37 ел эшләү дәверендә хезмәт ветераны дәрәҗәсенә иреште.  

Ул үз эшен яратып һәм бик теләп башкарды. Укучыларга бөтен җанын биреп укырга, язарга өйрәтте. Безгә дә, 1974 елның алтын көзендә беренче сыйныфка укырга кергән 17 бөртек балада мәктәпкә мәхәббәт уятты. Олыны – олы, кечене кече итәргә, ярыша-ярыша бер-беребездән уздырып, тырышып укырга өйрәтте Ләүхия  апабыз. Яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә. Бездән чын шәхес тәрбияләргә бөтен көчен бирде. Укытучы апабызның ачуланганын, тавыш күтәреп кычкырганын бер дә хәтерләмим. Безне өйдә үз дигәнен генә эшләп өйрәнгән 9 кыз, 8 тиктормас егетне ничек тыңлаткандыр, белмим. Гел елмаеп кына торучы укытучыбызны үзебез дә бик ярата идек шул.

Безнең мәктәпне тәмамлаганга утыз җиде ел вакыт узып китсә дә, беренче укытучыбызны сагынып искә алабыз. Хәтердә: укытучы апабызның туган көне ял көнгә туры килде. Без, укучылары җыйнаулашып, Ләүхия апаның өенә гомер бәйрәме белән котларга бардык. Капка төбендә безне шат елмаеп укытучыбызның җәмәгате – Мәхмүт абый каршы алды, өйгә чакырды. Ләүхия апабыз, үзе пешергән пирогы белән безне сыйлап, кунак итеп озатты.
Ләүхия апа тормыш иптәше Мәхмүт абый белән ике малай (Марат белән Марсил), бер кыз (Руфия) тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә  укытучы апабыз һәм аның тормыш иптәше Мәхмүт абый да, аларның балалары Марат, Марсил, Рүфия дә исән түгел инде.... Урыннары оҗмах түрендә булсын! Без Сезне бик сагынабыз...
Раилә ГАЛИЕВА – МӘРДАНОВА,

Кукмара районы Байлангар урта мәктәбенең 1984 елгы чыгарылыш укучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ