Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел кичләрен - серле лампа яктысында

Бәйрәм көннәрендә якыннарыгызны үз кулларыгыз белән ясалган бүләк биреп сөендерәсегез киләме? Әлбәттә инде! Ул чагында, әйдәгез, Казан шәһәре 4 нче гимназиясенең 7 А сыйныф укучылары һәм аларның сыйны...

Бәйрәм көннәрендә якыннарыгызны үз кулларыгыз белән ясалган бүләк биреп сөендерәсегез киләме? Әлбәттә инде! Ул чагында, әйдәгез, Казан шәһәре 4 нче гимназиясенең 7 А сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Чулпан Рушан кызы Вәлиева белән бергәләп серле лампа ясау эшенә керешик.
Моның өчен безгә 0.5 литрлы банка, сынып төшкән агач ботаклары, батарея белән эшли торган шәмчек, җилемле пистолет, кайчы, катыргы, мамык кирәк булачак. Лампабыз тагын серлерәк, матуррак булсын дисәк, аны кар бөртеге, нарат күркәсе, йә булмаса ясалма ылыс ботагы белән бизәргә дә була.

Агач ботакларын банка биеклегендә тигез итеп кисеп чыгабыз һәм савыт әйләнәли берәм-берәм җилем белән ябыштырып чыгабыз. Зур булмаган тәрәзә уемы калдырырга да онытмыйк. Агач эше беткәч, аны ак төскә буяп чыгабыз. Лампаның өсте ябулы булсын өчен, башта катыргыда түгәрәк сызып аннан конус ясап ябыштырабыз. Түбә өстендә “кар” ятса, ул тагын да җанланып китәчәк. Моның өчен конус өстенә җилем сылап мамык түшәп чыгабыз.

Түбәне ябып куйганчы, банка эченә шәмчекне урнаштырып калдырабыз. Тәрәзәдән матур булып ут яктысы төшеп торсын дибез икән, батарейка белән эшли торган шәмчекне яндырып куябыз. (Бу очракта һич кенә дә чын шәм кулланырга ярамый.) Хәзер инде лампабызны нарат күркәсе, кар бөртеге яки ясалма ылыс белән бизәп җибәрсәк тә була.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ