Логотип Магариф уку
Цитата:

Эльмир Низамов үзенчәлекле концертына чакыра

Танылган композитор Эльмир Низамов «Пирамида»да татар җырларыннан гына торган концерт куярга ниятли. «Эльмир Низамов һәм дуслар» дип аталган концерт 17 февральдә узачак, дип хәбәр итте ул үзе бүген ма...




Танылган композитор Эльмир Низамов «Пирамида»да татар җырларыннан гына торган концерт куярга ниятли. «Эльмир Низамов һәм дуслар» дип аталган концерт 17 февральдә узачак, дип хәбәр итте ул үзе бүген матбугат конференциясендә.
«Иң танылган җырларны һәм җырчыларны җыеп, зур концерт үткәрү хыялым иде. Бу концертның максаты – шул хыялны тормышка ашыру. Татар күңеле ул – җыр. Татар кешесенең күңеленә барып җитәргә теләсә, композитор җыр аша барып җитә ала», – дип сөйләде Эльмир Низамов.
Биредә җырлар, Камал театры оркестрына кушылып, бары тик тере тавышка башкарылачак. Кайберләре сәхнәдә беренче тапкыр яңгырый. 
«Концертта җанлы музыка, тере тавыш яңгырарга тиеш. Кайбер җырлар яздырылып, Интернет киңлекләрендә булса да, сәхнәдән тере тавышка беренче тапкыр яңгыраячак»,  – ди композитор.
Концертта Идрис Газиев, Илүсә Хуҗина, Эльмира Кәлимуллина,  Илгиз Мөхетдинов, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев һәм башка артистларның катнашуы көтелә. Режиссёрлык эшен Эльмир Низамов үз өстенә алган. Музыкаль продюсер – Валерий Коротков.
Концертның киләчәктә җыр фестивале буларак дәвам итү мөмкинлеге бар.

Фәния Лотфуллина









 




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ