Логотип Магариф уку
Цитата:

Яхшылык кире әйләнеп кайта ул (Мөслим мәктәбендәге шаккаткыч хәл моңа дәлил)

Узган ел мәктәбебезгә волонтерлар отряды оештырырга тәкъдим иттеләр. Уку елы башында Чаллыдан безгә Ирекле волонтер хәрәкәтенең координацион үзәге кураторы Павел Снегирев һәм “Карта Добра” федераль пр...

20170523_104810


Узган ел мәктәбебезгә волонтерлар отряды оештырырга тәкъдим иттеләр. Уку елы башында Чаллыдан безгә Ирекле волонтер хәрәкәтенең координацион үзәге кураторы Павел Снегирев һәм “Карта Добра” федераль проекты һәм “Волонтер” төбәкара хәрәкәте җитәкчесе Антон Актуганов килеп мастер-класслар күрсәттеләр. Без районның “Мизгел” яшьләр үзәгендә 20 бала белән ничек волонтер булырга, алар ни өчен кирәк, бу хезмәтнең нинди әһәмияте бар икәнен җентекләп өйрәндек. Балаларны махсус сайлап алмадык, 8 һәм 10 нчы сыйныфлар арасыннан волонтер булырга теләгәннәрен генә җыйдык. Отрядыбызның исеме “Игелекле йөрәк” дип атала. Быел районда да ике тапкыр нәкъ шушы ук исемдәге яки “игелекле йөрәк” акциясе үткәрелде. Анда барлык мәктәпләр дә катнашты. Ә иң актив катнашучы безнең мәктәп булды.


Отрядыбыз оешканга әле ярты ел гына вакыт үтсә дә, инде эшләгән эшләребез шактый. Төрле бәйрәм чараларында, район биләмәсен чистартуда актив катнаштык. Инвалид балалар, әби-бабайлар, ветеран укытучылар янында булдык. Әле алар: “Апа, без бик күп ветераннарны йөрдек. Тагын берәр йөрелмәгән кеше калмады микән?” - дип сорыйлар. Инвалид балаларны күрү волонтерларга нык тәэсир итә. “И апа, без бик рәхәт яшибез икән бит” диләр. Бу балаларга ничек тә ярдәм итәселәре, аларны сөендерәселәре килә. Аларга рәсемнәр ясаталар, бергәләп төрле әйберләр ясыйлар, уеннар уйныйлар. Баланың да, үзләренең дә бик күңеле була. Сөенәләр. Кешене шатландыру волонтерларның күңеленә рәхәтлек бирә. Яхшылык эшләргә, игелек кылырга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышудан тәм, рәхәт табарга өйрәнәләр. Аларның хәлен күңелләре аша үткәрәләр. Тагын, тагын ярдәм итү теләге туа. Үзләре турында гына түгел, кеше турында да уйлый башлыйлар. Гаиләдә дә үзгәрә волонтер бала. Әти-әнисенә карашы үзгәрә. Гомумән, дөньяга карашы. Мин, мин генә дип уйламый инде ул.


6


Һәрберсенең волонтер дип язылган футболкасы бар. Бу киемнәрне волонтерлыкка өйрәтүчеләр бүләк итеп калдырды. Шулай ук маска киемнәре дә бар. Аларны төрле акцияләр үткәргәндә кияләр. Шул киемнәр аларны “роль”гә кертә.


Балалар бик актив. Кайчак үзләре үк “Әйдәгез, бүген шундый чара оештырыйк әле” диләр. Акцияләрне үзләре дә уйлап таба. Гаҗәп, сайлап алган кебек ул балалар. Әйткәнемчә, без аларны сайлап та алмадык. Кызлар да, егетләр дә шундый актив. Идеяләр дә бирәләр. Мәктәптә төрле чаралар булып тора бит. Әгәр берәр чара буласын белсәләр, “Апа, без нинди акция үткәрәбез?” дип торалар. Рәхәт алар белән эшләргә. Беркайчан да “юк” дип әйтмиләр. Әле волонтер булмаган кечкенәрәк сыйныф укучыларыбыз бар. Алар да “без дә булышыйк әле” диләр. Хәтта башлангычлар да керә минем эш бүлмәмә. “Без дә, без дә...” диләр. Аларга “әзрәк үскәч сезнең белән дә эшлибез” дим.


Районда ярдәм итә бу игелекле эштә. “Мизгел” яшьләр үзәге белән гел элемтәдә торабыз, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшлибез. ВКонтакте челтәрендә волонтерларның үз төркеме бар. Шунда башкарган эшләре хакында мәгълүмат биреп баралар. Волонтерлыкка өйрәтүчеләр иң күп эшләүчеләргә путевка бирәбез дигәннәр иде. Мәктәпнең бер укучысы Анапага путевка белән бүләкләнде инде.


Яхшылык шулай кире әйләнеп кайта ул.


Гөлшан МӘҮЛИЕВА, Мөслим районы, Г.Тукай исемендәге мәктәпнең педагог-оештыручысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ