ЯҢАЛЫКЛАР
-
Яңа уку елына мәктәп каникулы графигы расланды
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы яңа уку елына чирекләр буенча белем алучылар өчен каникул графигын раслады.
-
Башлангыч сыйныф укучылары өчен өстәмә каникул кертергә тәкъдим иттеләр
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб башлангыч сыйныф укучылары өчен 22 февральдән 1 мартка кадәр өстәмә кышкы каникул кертергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, өченче чирек иң озын уку чоры булганлыктан, бу вакыттагы өстәмә ял балаларга көч һәм энергия тупларга ярдәм итәчәк.
-
Казанда Карл Фуксны искә алалар
Казан зооботаника бакчасына нигез салучы, танылган ботаник, этнограф, тарихчы, археолог һәм нумизмат, медицина докторы Карл Фуксның 250 еллыгына багышланган «Фукс Фест» фестивале узачак.
-
Беренче бишлектә
Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасында Татарстан командасы быел да сынатмады – ил күләмендә беренче бишлеккә керде. Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын бүләкләү чарасы күркәм традиция буенча уку елы ахырында Казандагы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә узды. Олимпиада йолдызларын ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.
-
Әтигә «Юаш» дигән кушамат тагар идем
Фольклорчы галим, педагог, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның быел 80 еллыгы билгеләп үтелде. Арабыздан вакытсыз киткән әлеге шәхес киң җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле иде. Аның улы танылган кинорежиссёр, татар кинематографиясенә шактый күп өлеш керткән, Татарстанның Кинематографистлар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Ягъфәров белән атаклы нәсел җепләрен барладык.
-
Татар каһарманнары. Йосыф Ибраһимов
Илебез тарихында эз калдырган шәхесләрне – татар халкының каһарманнарын барлауны дәвам итәбез. Бүген сүз комбриг һәм Бохара Халык Совет Республикасы хәрби назыйры Йосыф Ибраһимов турында.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале
Республика көнендә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узачак. ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шул уңайдан «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесен игълан итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Марат Әхмәтов дәүләт бүләкләре тапшырды
Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов җитештерү, медицина, фән, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы тармаклары вәкилләренә, иҗат әһелләренә, күп балалы ата-аналарга, ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга – барлыгы 48 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан методистлары өчен «Иң яхшы методист» бәйгесе игълан ителде
Татарстан методистларына хөкүмәт «Иң яхшы методист» исемендәге грант бирү тәртибен раслады. Ул муниципаль белем бирү органнарының методистларына, өлкән методистларына һәм мәгълүмати-методик бүлекләре җитәкчеләренә юнәлдерелгән.
-
Татарстан һәм Һиндстан яшьләре хезмәттәшлекне киңәйтә
Казанда «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» дигән Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы узды. Аның кысаларында Һиндстан делегациясе белән Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Егор Литвиненко һәм ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров очрашты. Алар халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү, академик алмашулар, эшмәкәрлек һәм яшьләр өчен уртак проектлар турында фикер алыштылар.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Әлмәттә яшь геологлар олимпиадасы башлана
Иртәгә, 11 июльдә, Әлмәттәге «Татнефть» ААҖ балалар лагере «Солнечный» укучылар өчен геология үзәгенә әвереләчәк. Монда Татарстаннан 36 команда, 303 укучы һәм 74 остаз, шулай ук Башкортстаннан һәм Киров өлкәсеннән кунаклар җыелачак. Яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасының тантаналы ачылышы 11 июльдә узачак.
-
Татар каһарманнары. Сәхипгәрәй Еникеев
Сәхипгәрәй Мөхәммәтгәрәй улы 1856 елның 15 августында Уфа губернасының (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Каргалы авылында туа. Чыгышы белән ул Уфа губернасының нәселле дворяннарыннан. Атаклы Еникиләр – морзалар нәселеннән.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда белем бирү учреждениеләрен ремонтлау төгәлләнә
Быел федераль һәм республика программалары буенча Татарстанда 170 мәгариф объекты ремонтланачак. Финанслауның гомуми суммасы 10, 495 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип яза Татарстанның Төзелеш министрлыгы.
-
КФУда яңа буын филологлар һәм журналистлар диплом алды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең чыгарылыш кичәсе узды. Тантанада бакалавриат һәм магистратураны тәмамлаган 230 лап яшь белгечкә дипломнар тапшырылды.
-
Яшь урманчылар ярыша
«Яшь урманчы көндәлеге»н иң яхшы тутыру конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс «Яшь урманчы: теориядән практикага» проектын гамәлгә ашыру уңаеннан оештырыла.




