Журнал язмалары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Фәнзилә Биктимерова: «Балаларны яратмасаң, мәктәпкә якын килмә»
Туган ягында калып, гомер буе балалар укыткан, хезмәттәшләренә остаз булган үз эшенең осталарына рәхмәт сүзләрен гел әйтеп торсаң да аз кебек. Бүгенге героебыз – Кайбыч районы Олы Подберезье авылының Советлар Союзы Герое Андрей Евдокимович Кошкин исемендәге мәктәбе директоры, Россия халык мәгарифе отличнигы, югары квалификацияле җитәкче, Татарстанның халык укытучысы Фәнзилә Фәһим кызы Биктимерова. Сүзне үзенә бирик.
-
Туган телләрне берләштергән мәйдан
Туган тел – халыкның хәтере, рухы һәм киләчәккә илтүче җеп. Аны бала күңеленә җиткерүче укытучы исә телне генә түгел, милләтнең рухи мирасын да саклый. Липецк шәһәрендә узган V Бөтенроссия «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсы да моны тагын бер кат дәлилләде. Россиянең 87 төбәгеннән килгән 131 педагог арасында Татарстан вәкилләре Резидә Курамшина һәм Алсу Галиева да, уңышлы чыгыш ясап, республикабызның туган телләрне укытудагы алдынгы тәҗрибәсен күрсәттеләр.
-
Мәктәп тарихы музее
Мәктәп музее ул – уку йорты тарихын саклаучы гына түгел, ә ил язмышын, халык хәтерен киләчәк буыннарга җиткерәсе рухи хәзинә дә. Экспонатлар арасында сакланган фотолар, документлар, хатлар, шәхси истәлекләр аша без мәктәпнең генә түгел, җәмгыятьнең, дәүләтнең, кешеләр язмышының да тарихын укыйбыз. Кайчак бер генә саргайган дәфтәр дә китаплар сөйли алмаган хакыйкатьне ачып сала.
-
Халыкчан юмор аша тарихи сатира (Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» романы буенча)
Драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» әсәре 2005 елда дөнья күрә. Жанр үзенчәлеге ягыннан әсәрне берсүзсез билгеләү кыен, чөнки биредә укучы юмор, сатира, публицистика һәм көндәлек тормыш элементлары белән очраша.
-
Сүздән халыкның мәдәни кодына
Без һөнәри бәйгеләрнең методик хәзинәсен укучыларга тәкъдим итүне дәвам итәбез. Бүгенге язмада – Бөтенроссия күләмендә узган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесендә туган телгә өйрәтүче тәрбиячеләр арасында 3 нче урынны яулаган, Татарстан данын лаеклы яклаган Казан 358 нче балалар бакчасының туган татар теле тәрбиячесе Алсу Мәсхүт кызы Галиева методик остаханәсе. Бу – зур хезмәт, талант һәм туган телгә чиксез мәхәббәт нәтиҗәсе. Бөтенроссия сәхнәсендә республикабызның туган тел укыту тәҗрибәсен күрсәтү, иң көчле педагоглар белән көч сынашу һәм җиңү яулау – Татарстан мәгариф системасының, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшнең лаеклы бәясе. Алсу Мәсхүт кызының бай тәҗрибәсе, балаларга мәдәни кодны җиткерү серләре белән танышырга чакырабыз.
-
Усали мәктәбе: гасырлар аша килгән мирас
Усали гади генә авыл түгел, биредә белем учагы гасырлар буе сүнмәгән. Анда педагогик династияләр яши, анда балалар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары чәчелә, анда һәр укытучы – чын остаз.
-
Балалар бакчасында гаилә клубы
2025 елдан Россия Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына агарту эшчәнлеге программасын кертү турындагы карары нигезендә бу юнәлештәге эш тагын да системалы төс алды. Безнең «Ромашка» балалар бакчасы әлеге программа кысаларында районның база мәйданчыгы итеп билгеләнде. Бу безгә ата-аналар белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә, нәтиҗәле тәҗрибәләрне сынап карарга һәм аларны системага салырга мөмкинлек бирде.
-
Туган тел – киләчәк нигезе
Тел – һәр халыкның иң зур байлыгы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Илебезнең, телебезнең язмышы иртәгә кемнәр кулына калачак? Нинди буын балалар үсеп килә? Бу сорауларга җавапны безнең лицеебызда туган тел һәм әдәбият дәресләрендә һәм бигрәк тә сыйныфтан тыш чараларда табарга була. Лицеебызда туган телебезне һәм әдәбиятыбызны үз эшләренә җаваплы караучы, татар телен тирән мәхәббәт белән яратучы мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләр хезмәт куя.
-
«Мәгариф» – бәхетле язмышым
1981 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, мине Казанга, рус мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә җибәрделәр.
-
Пәри
Татар фольклорында Пәри образы каян килеп чыккан? Ул явыз рухмы, әллә матурлык һәм могҗиза символымы? Халык ышануларында, әкиятләрдә һәм дастаннарда бу персонажның нинди сыйфатлары булган?
-
Төз утыр, яхшы утыр!
Укучы балаларның башлары дәфтәргә иелгән чор. Өстәл артында бөкрәеп утыручы нәни аркаларның саулыгын түгел, яхшы билгеләрне кайгырткан чагыбыз. Ә бит дөрес утыру баланың сәламәтлегенә дә, укуына да йогынты ясый. Укучыга өстәл артында ничек утырырга, аның өстәл һәм урындыгы нинди булырга тиеш? Бу сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-ортопеды Михаил Васильев белән җавап эзләдек.
-
Һәр буынның үз Тукае
Габдулла Тукайны өйрәнгән саен, аның шәхесе һәм иҗатының әле дә ачылмаган яңа яклары барлыгын аңлыйсың. Шигърияте, әдәбият белән генә чикләнмичә, музыкада: операда һәм балетта, театрда да дәвам итә. «Тукайда кунакта» сәхифәсенең яңа чыгарылышында Тукайның сәнгать дөньясындагы урыны, аның иҗатка йогынтысы һәм бүгенге көндә дә илһам чыганагы булып калуы турында сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, ТР Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова белән сөйләшәбез.
-
Укытучыга хөрмәт
Казансу буенда Укытучылар йорты ачылды, аның бакчасына укытучыга һәйкәл куелды. Татарстан мәгарифе тарихына бу чын мәгънәсендә мөһим вакыйга буларак кереп калыр.
-
Совет чоры мәгърифәтчесе
Кайчакта тарих һәм язмыш үзе үк кайбер кешеләрне сайлап ала кебек. Алар, гади генә яшәп тә, үзләренең хезмәте, фикере, ныклыгы белән бөтен бер чорның йөзен, рухын билгели ала. Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов – нәкъ шундый шәхесләрнең берсе. Тышкы кыяфәте белән үк игътибарны җәлеп иткән Мирза аганың быел май аенда 100 еллыгы билгеләп үтелә.
-
Камчатка – утлы таулар иле
Кавказ, Байкал, Алтай, инде, ниһаять, Камчатка. Психологлар «урта яшь кризисы» дияр, бәлки. Без моны «эштән чыкканчы» ял итү дип атыйбыз. Җәйге ялның атна-ун көнен тау-кыялар, шарлап аккан елгалар, вулканнар янында уздырмасак, ял да итмәгән кебек. Алай гына микән? «Кыргый» шартларда ял итү – елга бер булса да эш, йорт, бала-чага мәшәкатьләреннән арынып, яшь парлар кебек бер-береңне генә кайгыртып яшәү, яңадан ачу, тагын бер кат гашыйк булу мөмкинлеге дә икән әле.




