Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф. Татар теле (сентябрь 2024)

«Мәгариф. Татар теле»нең яңа санын биредән укыгыз!


  «Мәгариф. Татар теле» электрон журналының өченче саны дөнья күрде. Журналны «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы–2024» Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә икенче урынны яулаган Казан шәһәре 19 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Фаяз кызы ХӘБИБУЛЛИНА  ачып җибәрә. Расиха Фаизованың «Мәктәп ул – үсеш мәйданы» дигән язмасында сез Ләйлә Фаяз кызын  иҗади эшләүче укытучы буларак кына түгел, ә  Ләйлә Карлыгач, Ләйлә Фаяз тәхәллүсе астында иҗат итүче шагыйрь һәм «Дәрт» театр труппасында уйнаучы артист буларак та ачарсыз.
  Югарыда телгә алынган бәйгедә Татарстан Республикасыннан шулай ук  Казан шәһәренең 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Илфат кызы Солтанова, ә татарстанлылардан тыш Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбеннән Румия Әгъзам кызы Исмәгыйлева, Саратов шәһәре милли (татар) гимназиясеннән Роза Рәшит кызы Ибраһимова, Төмән өлкәсеннән Гүзәл Абделбарый кызы Гайсина кебек татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.
Педагогика фәннәре докторы, профессор Фираз ХАРИСОВның «ТƏРҖЕМƏНЕҢ КЫЙММƏТЕ» дигән язмасы күренекле галим, профессор Рүзәл Абдуллаҗан улы ЮСУПОВның «Тәрҗемә теориясе һәм практикасы» дигән китабы басылып чыгу уңаеннан.  Татар һәм рус телләре белән эш итүче барлык һөнәр ияләре өчен дә өстәл китабы булырлык кулланманың файдасы турында тәфсилләп яза автор.
«Мәгариф. Татар теле» нең бу санында шулай ук Казан шәһәре, Балтач, Яшел Үзән, Кайбыч, Азнакай, Биектау, Лениногорск, Әгерҗе районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ