Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 18 меңнән артык гаилә ана капиталы сертификатына ия булды

2025 ел башыннан Татарстанда 18,3 меңгә якын гаилә ана капиталы сертификатларын алды, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта Татар-информ яза.

Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәгълүматларына караганда, ана капиталы сертификатына ия булучыларның  күп өлеше торак шартларын яхшырткан. 5 меңгә якын гаилә аны кредитлар җәлеп итмичә торак сатып алу өчен файдаланган, тагын 24 меңе банк кредитларын каплаган.

Балаларның белем алуына 14 мең гаилә акча тоткан. 

2025 елда беренче балага ана капиталы күләме 690 266,95 сум тәшкил итә. Икенче балага 221 895,14 сум өстәмә түләү каралган. Әгәр элек ана капиталы алынмага булса, гаилә 912 162,09 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин.

Ана капиталы программасы 2030 елга кадәр «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ