Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда балалар үлеме кими

Татарстанда халыкның сәламәтлеген ныгыту буенча зур эш алып барыла. Республика Россиядә халык саны буенча сигезенче урында тора. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сүзләренә караганда, биредә 4,3 миллион кеше яши. 20 ел эчендә төбәктә өлкән яшьтәгеләрнең өлеше бер ярым тапкырга арткан. 2005 елда пенсионерлар өлеше 16,9 % тәшкил итсә, ә 2025 елда –24 %.

Төп казанышларның берсе –  сабыйлар үлеменең кимүе. 2019 елдан әлеге күрсәткеч 47 процентка кимегән – 1,9 промилле дәрәҗәсенә җиткән. Бу индикатор буенча Татарстан ил буенча өченче урында тора. Шунысы да мөһим: быел аналар үлеменең бер генә очрагы да теркәлмәгән. Башка күрсәткечләр буенча да уңай динамика күзәтелә: йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан үлүчеләр саны — 15,8 процентка, шешләрдән 4,3 процентка кимегән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ