Логотип Магариф уку
Цитата:

Аспирантлар саны кимү киләчәктә татар телен өйрәнүче галимнәр саны кимүгә китерерме?

Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә диссертация яклаучылар саны кимү тенденциясе күзәтәлә. Мәсәлән, матбугат конференциясендә түбәндәге саннар китерелде: 2012 елда 23 диссертация якланган...

Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә диссертация яклаучылар саны кимү тенденциясе күзәтәлә. Мәсәлән, матбугат конференциясендә түбәндәге саннар китерелде: 2012 елда 23 диссертация якланган булса, 2017 елда бу сан икегә калган. Бу турыда Казан федераль университетының татар теле һәм тюркология югары мәктәбе һәм Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессорлары үз фикерләрен җиткерде.


WhatsApp Image 2018-06-14 at 15.42.22


«Чыннан да бу бик җитди мәсьәлә. Ул күпьяклы һәм турыдан-туры бүгенге җәмгыятькә бәйләнгән. Кызганыч, бүгенге көндә татар мәктәпләре, башка төбәкләрдәге югары уку йортларында татар теле бүлекләре ябыла. Шул сәбәпле, диссертация яклаучылар саны да кими.


Икенчедән, аспирантура белем алуның өченче баскычы итеп тәгаенланды. Аспирант лекцияләргә йөреп, зачётлар, имтиханнар тапшырырга мәҗбүр. Нәтиҗәдә, аның фән белән шөгыльләнергә вакыты калмый. Шуңа да аспирантурага килергә теләүчеләр саны әзәя», – дип белдере тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, профессор Ким Миңнуллин.
Шулай ук диссертация яклаучылар өчен таләпләр зур булуы да билгеләп үтелде: текстның оригинальлеге 85 % ким булмавы, югары аттестация комиссиясе тарафыннан расланган журналларда кандидатлык диссертациясе өчен өч, ә докторлыкныкы өчен 15 мәкалә басылган булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ