Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтачның яшь радиотехниклары

«Дәресләрдән соң – мәктәп» проектына кушылуга, Балтач районының Балтач урта мәктәбендә укучыларны техник иҗатка тартуга җиң сызганып алындылар. 2012 елда «Радиотехника» түгәрәге оештырып җибәрделәр.Бу...

«Дәресләрдән соң – мәктәп» проектына кушылуга, Балтач районының Балтач урта мәктәбендә укучыларны техник иҗатка тартуга җиң сызганып алындылар. 2012 елда «Радиотехника» түгәрәге оештырып җибәрделәр.


_DSC0307


Бу эшкә мәктәпнең иң абруйлы мөгаллиме – югары квалификация категорияле физика укытучысы, өстәмә белем бирү педагогы  Мөнир абыйлары Гаффаров җиң сызганып алынды да. Бу түгәрәккә ел саен  VII – XI сыйныфларда укучы 15 – 18 бала йөри. Хәтта IV сыйныфтан да берничә укучы  «Радиотехника» түгәрәгендә шөгыльләнергә теләк белдергән. Кыска гына вакыт эчендә остазлары Мөнир Габделхәй улы күпләре күңелендә модельләр ясауга кызыксыну омтылышы уята алды. Түгәрәк занятиеләрендә ул балаларны эш кораллары, төрле приборлар белән эшләргә өйрәтә. Модельләр дә ясыйлар, экспериментлар да үткәрәләр. Әйтик, соңгы вакытта Балтач мәктәбенең яшь радиотехниклары электромагнитик кырның кешегә тәэсирен өйрәнеп, кәрәзле телефоннардан дөрес файдаланмаганда аларның сәламәтлеккә никадәр зур зыян салуын үз тәҗрибәләрендә төгәл ачыклый алдылар. Инде аларның республика күләмендә яулаган уңышлары да шактый. Әйтик, «XXI гасыр  Кулибиннары», «Үзең яса» конкурсларында катнашып, алар тәүге чирканчык алган иделәр. Инде әнә түгәрәк әгъзасы – XI сыйныф укучысы Азат Әүхәдиевның «Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты – Казан авиация институтының «Нобель өметләре» бәйгесендә җиңү яулаганы бар. Ә Альберт Гыйльмуллин исә «КАИ – киләчәк тормыш өчен очар канатлар», «Фәнгә – адымнар» дигән конкурсларда I – II урыннарны яулады.


20161004_100920


«Мәгариф» журналының Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә оештырган «Яшь кулибинчы – 2016» бәйгесендә бу мәктәптән биш укучы катнашты. Балтач районының Норма урта мәктәбендә узган «Яшь кулибинчылар» дигән фәнни-гамәли конференция эшендә дә бу мәктәпнең яшь уйлап табучылары уңышлы чыгыш ясадылар, грамота һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.


SONY DSC

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ