Логотип Магариф уку
Цитата:

Декрет ялында – әти

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дибез. Соңгы елларда көчле затлар хатын-кыз «һөнәр»ләрен үз итә башлады. Сүзебез декрет ялында утыручы әтиләр турында.Динә НӘБИУЛЛИНА«Төртмә сүзләр еш ишеттем»Мон...

2206-2Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дибез. Соңгы елларда көчле затлар хатын-кыз «һөнәр»ләрен үз итә башлады. Сүзебез декрет ялында утыручы әтиләр турында.
Динә НӘБИУЛЛИНА

«Төртмә сүзләр еш ишеттем»


Моннан өч ел элек Казанда яшәү­че Максим Хәсәншинга төртмә сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хатыны җир җимертеп эшләп йөр­гәндә, әзмәвердәй ир өйдә бала карап утыра, янәсе. «Күрше-тирә генә түгел, туганнарга кадәр бу ады­мымны хупламады», – ди Максим. Тормыш иптәше башкаладагы бер оешмада бүлек җитәкчесе булып эшли. Иреннән ике тапкыр күбрәк хезмәт хакы алучы хатын, дәрәҗәле эшен калдырып, өйдә утырырга теләмәгән. Нәтиҗәдә, уртага салып сөйләшкәннән соң, декрет ялына Максим чыкса отышлырак булыр, дигән фикергә килә алар.
«Бала карау мәшәкатьләренә тиз ияләштем үзе, – ди әти кеше. – Өй­ләнгәнче апаның малаен карашкан чаклар да күп булды. Башка төшкәч, ашарга пешерергә дә, биләүсәләр юарга да өйрәнәсең икән ул. Кайбер нәрсәләр генә эчне пошыра иде. Мисал өчен, мин үзем бик хәрәкәт­чән кеше. Ә монда көне буе өйдә утырырга кирәк. Бала белән ишегалдына чыксаң да, коляска этеп йөргән яшь әниләрне генә очрата­сың. Алар белән нәрсә сөйләшәсең инде?! Шуңа урамга чыккач, чит­тәрәк басып торган чаклар күп бул­ды. Аннары, декретта утырганда һәр көннең бер төрле үтеп китүе дә эчне пошыра иде».

САН


Бүген Россия гаиләләренең 2 процентында бала тәрбияләү – әти кеше җилкәсендә. Күптән түгел Superjob порталы уздырган сораштыруда ир- атларның 39 проценты: «Кирәк икән, декрет ялына чыга алам», – дип белдергән.

Ә менә Зәйдә яшәүче Гөлия Исмә­гыйлева (исеме үзгәртелде) үз-үзен тотышы белән үк якыннарының күңелен кайтара язган. Әни булам, дип сөенеп йөргән хатынны, берен­че баласын тапкач, алмаштырып куялар, диярсең. Юктан да кызып китә, авыр сүз әйтмәсәләр дә, елый торганга әйләнә ул. Төне буе керфек тә какмый йокысызлыктан интегүе дә эзсез югалмый. Коры сөяккә кала Гөлия. «Шул дәрәҗәгә җиттем ки, күземә әллә ниләр күренә башлады. Бүлмәдә утырганда мине кемдер күзәтә, розетка тишегеннән карап торалар кебек тоела иде», – дип искә ала бу елларны Гөлия.
Табиблар аңа бала тапканнан соң була торган күңел төшенкелеге («послеродовая депрессия») дигән диагноз куя. Шуңа яңа туган са­быйны карау ире Илнур җилкәсенә төшә. Сәламәтлеге какшаган хаты­нының кызларын тәрбияли алмавы турында белешмә алган ир 1,5 елга бала карау ялына чыга. «Бик авыр вакытлар иде бу. Мин терелгәнче, ирем белән аерым яшәп тә алдык. Кызымның иң матур чакларын күр­ми дә калдым диярлек. Иремә дә пособие акчасына гына бала үстерү җиңел булмады», – ди бүген икенче баласы белән декрет ялында уты­ручы Гөлия.
Ана капиталы әтигә дә бирелә
Ирләрнең декретта утыруы – безнең ил өчен чагыштырмача яңа күренеш. Россиядә яшәүче ирләргә андый хокук 2007 елның 1 гыйн­варыннан гына бирелде. Бу норма Россия Хезмәт Кодексының 256нчы маддәсендә урын алган. Шуңа күрә эш бирүче ир-атны декрет ялына җибәрүдән баш тартса, мәсьәләне закон нигезендә, суд аша хәл итеп була. Эш бирүче декрет ялында утыр- ган ир-атка эш урыны саклануны да гарантияләргә тиеш. Моннан тыш, әти кешенең бала карап уздырган ел­лары хезмәт стажына да кертеләчәк.
Дөрес, белгечләр «декреттагы ир-ат» дигән төшенчә урынына «бала карау ялына чыккан ир-ат» төшенчәсен кулланырга куша. Ник дигәндә, закон нигезендә йөклелек һәм бала табу белән бәйле хезмәткә яраксызлык чоры ике төргә бүленә: йөклелек һәм бала табу аркасында «больничный»га чыгу һәм бала ка­рау ялы. Беренче мөмкинлек фәкать хатын-кызга гына бирелә (Россия Хезмәт Кодексы 256нчы маддәсенең 1нче өлеше нигезендә). Ә менә бала карау ялын сабыйның әтисе дә, әби-бабасы да алырга хокуклы (Россия Хезмәт Кодексы 256нчы маддәсенең 2нче өлеше нигезендә). Әлеге затларга бала караган өчен айлык пособие түләнергә тиеш. Әти кеше исә, пособиедән тыш, үз исе­менә ана капиталы да рәсмиләштерә ала. Бу хокук 2006 елның 29 декаб- рендә кабул ителгән 256нчы феде­раль законда беркетелгән.
Тагын шунысын да истә тоту мөһим: бала карау ялы, сабый ту­ган көннән башлап, 1,5 елга гына бирелә. Әйтик, сезнең балагыз 2016 елның 5 маенда туган булса, ир-атны 2017 елның 5 ноябренә кадәр генә ялга җибәрәчәкләр. Шуңа күрә бала карау ялын соңрак, әйтик, шул ук елның августында гына рәсмиләштереп, ял тәмамлану вакытын бераз күчерергә өметләнү­челәрнең хыялы чынга ашмаячак.

Белгеч фикере


“Ике як та кимсенә”


2206-4Лилия БОРМУСОВА, психолог:
Ир-ат декрет ялында утырган гаиләләрдә еш кына бер үк төрле күренеш күзәтелә. Хезмәт хакы аз булган иренә бала карауны ышанып тапшырган әни кеше тора-бара үзен гаепле сизә башлый. Көнчелек хисе дә көчәя, чөнки әнинең бала белән утырырга вакыты юк, ә әти кеше күз алдында сабыйның иң якын кешесенә әверелә бара. Бала күбрәк әтисе белән уйный, аңа тартыла. Шул рәвешле гаиләдә әкренләп бәхәсләр чыга башлый. Баштарак яңа вазыйфасы белән килешкән ир-ат та акрынлап үзен хатын-кыз җилкәсендә утырган кебек хис итәргә, кимсенергә мөмкин. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, ир-ат декретта да яраткан шөгылен (мәкалә язу, шәхси дәресләр, дизайн, тәрҗемә һ.б.) башкарырга, өйдә генә акча эшләү юлларын табарга тиеш. Авырлыклары күп булса да, ир-атның декрет ялында утыруының уңай яклары бар. Мисал өчен, үзен хатын-кыз урынында сынап караган ир кеше тормыш иптәшен яхшырак аңлый башлаячак.

Материалның дәвамын электрон версиядә укыгыз
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ