Логотип Магариф уку
Цитата:

Дөньяның кайсы илләренә ял итәргә барырга куркыныч?

Рәхәт заманнар җитте хәзер: күпләр Төркиягә я Һиндстанга ял итәргә барып кайтуны күршесенә кереп, хәл белүгә тиң күрә. Табигать уяна башлауга быел дөньяның кайсы гына иленә барып, җәйге отпускымны узд...

Рәхәт заманнар җитте хәзер: күпләр Төркиягә я Һиндстанга ял итәргә барып кайтуны күршесенә кереп, хәл белүгә тиң күрә. Табигать уяна башлауга быел дөньяның кайсы гына иленә барып, җәйге отпускымны уздырыйм икән дип, хәстәрен күрә, акча янчыгын барлый башлый. Тик һәр ялтыраган алтын булмаган күк, һәр экзотик ил табигате сиңа Каф тавы вәгъдә итим шул...


Дөнья күреп, сәламәтлегеңне ныгытып, отпускыңны диңгез буенда уздыруга җитми инде анысы дисезме? Тик сакланганганны гына Ходай саклар дигәндәй, итәк-җиңенне җыештыра белмәсәң, шул ук Төркия, Таиланд, Һиндстан кебек җәннәткә тиң илләрдән дә ваба (холера), тиф, дизентерия, бизгәк авыруы (лихорадка), чесотка (корчаңгы), бетләү )педикулез), СПИД, сифилис кебек бик тә хәтәр йогышлы чирләрне «күчтәнәч итеп» ияртеп кайтуың бик тә мөмкин. Юкса, күпләр ял итәргә барырга бик тә атлыгып торган шактый гына илләрдә йогышлы чирләр, кемдер әйтмешли, «чәчәк ата». Әйтик, бер Ямән дәүләтендә генә 2016 елның октябреннән алып бүгенге көнгә кадәр 365 мең  ваба чирен йоктыру очрагы теркәлгән. Шулай ук Кения, Судан, Конго, Эфиопия Сомали кебек илләрдә дә агымдагы елда ваба чиренә таралуга иркенлек, ди. Бер сүз белән әйткәндә, эссе дымлы климатлы илләрдә соңгы 10 – 15 елда Денге бизгәгеннән иза чигүчеләрнең саны кискен арткан. Соңгы елъярымда гына Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Көнбатыш Тын океаны төбәге илләрендә бу чир белән авыручыларның 845 мең очрагы исәпкә алынган. Әлеге зәхмәтле авыру бигрәк тә Филиппин, Вьетнам, Һиндстан, Таиланд, Шри-Ланка, Малайзия кебек илләрдә киң таралыш алган. Быел бу илләрдә ял итеп кайткан 8 татарстанлы да Денге бизгәген үзенә ияртеп кайткан инде.


Сары бизгәк чире аеруча Бразилия, Венесуэла, Колумбия, Панама, Перу, Ангола һ.б. – барысы Африканың – 32, Көньяк Американың 12 илендә киң таралган.


Чыганак: «Татар-информ» агентлыгы Чыганак: «Татар-информ» агентлыгы

Бүредән куркып, урманга бармый тормаган кебек, яман чирләр йоктырудан шүрләп, чит илләргә ял итәргә барудан да күпләр ваз кичмәс, анысы. Ялларың вәвефсез үтсен өчен нишләргә? Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәйретдинов катнашында узган матбугат конференциясендә нәкъ менә җәйге чорда чит илләрдә ял иткәндә йогышлы авыруларны кисәтү юллары хакында сүз барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ