Логотип Магариф уку
Цитата:

И.Гыйльметдинов, илдә милләтара сәясәт мәсьәләләренә игътибар көчәйтелергә тиеш, дип саный

Алга таба илдә милләтара сәясәткә игътибар юнәлтергә туры киләчәк. Бу хакта журналистларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте, дип...

Алга таба илдә милләтара сәясәткә игътибар юнәлтергә туры киләчәк. Бу хакта журналистларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 2885


Депутат Россия Федерациясендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә соңгы 5 елда зур эш башкарылганын билгеләп узды. Ул 2025 елга кадәр милли сәясәт стратегиясенә өстәмәләр кертеләчәген әйтте, милли сәясәт өлкәсендә башкарылган эшләрне санап үтте. “Без федераль агентлык Милләтләр эшләре буенча министрлыкка кадәр үсеп җитәр дип өметләнәбез. Алга таба иҗтимагый оешмалар ролен көчәйтәчәкбез. Эшлисе эшләр күп. Бу бурычлар яңа Илбашы өчен мөһим булачак. Президент каршында милләтара мәсьәләләр буенча совет төзелде. Ел саен Илбашы, ким дигәндә, елга ике тапкыр шушы совет белән очраша. Бу юнәлеш буенча комиссияләр формалашкан. Шактый эчтәлекле эш оештырылды, ул тагын да тулыланачак”, - диде.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ