Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ да түләүсез татар теле курслары ачыла

Казан дәүләт федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 2016 елның көзге чорына түләүсез татар теле курсларына тыңлаучылар җыя. Дәресләр 26 сен...

Казан дәүләт федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 2016 елның көзге чорына түләүсез татар теле курсларына тыңлаучылар җыя. Дәресләр 26 сентябрьдә башлана.


Төркемнәр туплану һәм дәресләр расписаниесе 11 сентябрьгә кадәр (бу көнне дә кертеп) тутырылган анкеталар нигезендә булачак. Анкетада татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелергә тиеш (А1, А2, В1, В2).


Моннан тыш, 13нән 16 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча гариза калдырырга кирәк: Казан, Татарстан ур., 2. Барлык сораулар буенча да институтның №227 кабинетына мөрәҗәгать итәргә була.


Уку вакыты өч ай: 26 сентябрьдән 16 декабрьгә кадәр. Дәресләр атнасына ике тапкыр: дүшәмбе һәм чәршәмбе; сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үтәчәк.


28_728719



"Татар-информ" МА материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ