Логотип Магариф уку
Цитата:

Зөлфәт Зиннуров татар кызлары гардеробын башкача күрә. Милли кием кемнәргә төс?

Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырдай бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар халкының борынгы милли киемнәре  – чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. К...

Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырдай бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар халкының борынгы милли киемнәре  – чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Кызганыч, башына калфагын кырын салган, чигүле камзуллар кигән хатын-кызларны, түбәтәйле егетләрне без сәхнәдә генә күрәбез. Ә бит әлеге киемнәрне көндәлек тормышта да киеп була. Бүген  модельер Ләйсән Хаҗиеваның татар милли киемнәр коллекциясен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясендә  сөйләшү нәкъ шул хакта узды. Журналистларның сорауларына милли кием модельеры Ләйсән Хаҗиева, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев, популяр радио- һәм телетапшырулар алып баручы Гөлназ Сәфәрова, татар эстрадасы йолдызы, телевидение алып баручысы Зөлфәт Зиннуров җавап бирде.


Ләйсән ХАҖИЕВА, модельер:


– 15 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үземнең татар милли киемнәр коллекциясен тәкъдим итәчәкбез. Әлеге чарада  дүрт яңа коллекция күрсәтеләчәк. Татар милли киемнәрен сәхнәдә генә түгел, көндәлек тормышта да күрәсе иде. Сүз бала итәкле күлмәк, чигүле алъяпкыч турында  бармый. Беләзек, муенса, төрле  бизәкләр төшерелгән киемнәр  – хатын-кызның  гүзәллеген,  нәфислеген тагын да ачык чагылдыра.   Боларны инде көндәлектә дә кулланып була.


Разил ВӘЛИЕВ,  язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе:


– Берәр бәйрәм чарасы булмаса, урамда милли кием кигән егет-кызларны күргәнегез бармы? Чыннан да, аларны сәхнәдән генә күрәбез. Анда да әле хатын-кызларныкы ярый, минем шәхсән үземә егетләребез кигән милли костюмнар бик ошап җитми. Күлмәктә дә, чалбарда да артык чәчәкләр, чуарлык күп. Милли кием дип чабатаны да киеп биибез, чабатадан культ ясарга кирәкми. Гомумән, бу өлкәдә өйрәнәсе, эшлисе эшләр бик күп.


DSC_0753


Гөлназ СӘФӘРОВА, популяр радио- һәм телетапшырулар алып баручы:


– Ләйсәннең коллекциясеннән минем гардеробта күлмәгем бар. Бик яратып киям.  Ул  артык күзгә ташланып тормаса да, изүендә татар орнаментлары үрнәгендә ташлар чигелгән. Минемчә, соңгы елларда яшьләр арасында  милли киемнәргә тартылу башланды. Алка-беләзекләр, читек, сумкалар модага яңадан кереп бара. Милли кием уңайлы да, зәвыклы да булсын, сатып алучы мөмкинчелеген дә истә тотсын иде.


Зөлфәт ЗИННУРОВ, татар эстрадасы йолдызы, телевидение алып баручысы:


- Ни өчен BOSCO костюмнарын, “Ак барс”, “КАМАЗ-мастер” эмблемалары төшкән киемнәре киеп йөрү  “текәлек” санала? Чөнки әлеге киемнәрне түрәләр кия. Җитәкчеләр дә ниндидер милли орнамент төшерелгән костюмнар кисә, калганнар да аларга кушылыр иде. Тиздән Казанда бик зур футбол чарасы узуы көтелә. Бөтен волонтерлар да милли бизәкләр төшерелгән футболка яки бейсболка кисә шәп булыр иде! Алайса, татар милли киемнәр кигән кызларны кунакларыбыз аэропортта гына күрә дә оныта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ