Логотип Магариф уку
Цитата:

Корбан

Корбан чалуның хикмәтләре бихисап. Кайсындыр кәефкә карап ниятләп, кайсындыр ашыгып чалып ялгышабыз. Әйдәгез, тәртипкә салып аңлашыйк әле.

Корбан ул – символ

Корбан дигән сүз гарәп теленнән «якынаю» дип тәрҗемә ителә. Димәк, корбан чалган кеше Аллаһ Тәгаләгә якыная. Корбан ул – символ: син бездән нәрсә сорасаң, синең ризалыгың өчен без шуны корбан итәчәкбез, дип әйтергә телибез. Мәсәлән, Ибраһим (г.с.) пәйгамбәрдән Аллаһ баласын корбан итүне сорагач, ул хәтта баласын корбан итәргә әзер иде. Ходай аның бу ризалыгын күреп, аны туктатып, сарык чалуны мәҗбүри итте. Димәк, ул безнең өчен дә шундый дәрес. Бүгенге көндә корбан чалган кеше аңларга тиеш, сарык чалу белән генә Аллаһ каршында ул бөтен корбаннарын да китерә дигән сүз түгел. Кешедән сарык кына соралмый, ул биш вакыт намазны да, уразаны да, хәләл тормышны да, сәдакаларны да сорый. Каядыр малыбызны корбан итәбез, каядыр сәламәтлегебезне, каядыр вакытыбызны, каядыр гамәлебезне. Мәсәлән, Аллаһ ризалыгы өчен дип, кемнедер яклап, саклап үзебезне корбан итәргә мөмкинбез. Болар – бөтенесе корбан.

ХӘДИС

Мөхәммәд (с.г.с.) пәйгамбәребез әйтә, кем корбан бәйрәмендә корбан чалмый, шул безнең намазларыбызга, безнең мәчетләребезгә якын килмәсен, ди. Ягъни бу кеше мөселман түгел дигәнне аңлата.

Балага ничек аңлатырга?

Баланың күңеленә нәрсә салсаң, алар шуның белән үсә. Мәсәлән, бала алдында мәчегә типсәң, ул да мәчегә тибә. Типмә, аңа авырта, дими, ул олы кеше эшләгәнне эшли. Өлкәннәр корбан чала икән, кечкенә кеше дә аны тиеш дип кабул итә. Иң мөһиме, аңа бу гамәлнең максатын аңлата белү кирәк.

Балаларга корбан чалганны карап тормау хәерлерәк. Кан чыгу күренеше сабыйларга начар тәэсир итәргә мөмкин. 7 яшьләрне узгач, рөхсәт итәргә мөмкин. Балага, гомумән, күп нәрсәне ничек бар, шулай аңлатырга кирәк, хәтта үлем турында да. Без еш кына бәләкәчләрне жәллибез, алар әле әзер түгел, дибез. Ләкин бу дөрес караш түгел. Сабый күңеле – чиста кәгазь, нәрсә әйтсәң, шуны кабул итә. Бүгенге көндә балаларыбыз ялган дөньяда яши. Без аларга әкияти, сихри, алсу понилар яши торган дөньяларны сөйлибез. Ә үсә төшкәч, барыбер башка дөньяга – чынбарлыкка килеп эләгәләр. Без аларны хакыйкатьтән саклый алмыйбыз. Ә яхшы-яманның, ярый-ярамыйның, хәләл-хәрәмнең нәрсә икәнен ничек бар шулай аңлатсак, аларга файдадан кала зыян булмас. Берни дә уйлап чыгарасы юк.

Нинди корбаннар бар?

Гаеттәге корбан бер генә ният белән чалына: Ходай ризалыгы өчен дип. Кемнең 50 меңнән артыграк акчасы бар, бу кешегә корбан чалу мәҗбүри, ягъни фарыз яки вәҗеп. Теләсәм, теләмәсәм, менә ниятләп торам әле, менә кәефемә карармын әле, дип эшләнә торган эш түгел. Аллаһ Тәгалә сорады икән, без буйсындык, дип эшли торган әйбер ул корбан чалу.

Башка ниятләрең бар икән, әйтик, балалар укырга керә, яңа фатирга күчтең икән, бу шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә Аллаһка шөкер кылып чалынган корбан була. Аны гает вакытында түгел, башка теләсә кайсы вакытта чалырга мөмкин. Ә гает корбаны синең теләгеңә, вакыйгаларыңа  бәйле түгел, мөмкинлегең булса, мәҗбүри дип санала.

Нәзер корбаны дигәне бар. Кеше нәзер әйткән икән, «әгәр фәлән булса, корбан чалыр идем» дип, бу аңа инде мәҗбүри, вәҗеп була. Чалмаса –  гөнаһы була. Әгәр: «Бу теләгем үтәлсә, бер ел эчендә корбан чалыр идем», – дип әйтмәгән булса, бу корбанның срогы юк. Әмма аны тизрәк үтәргә ашыгырга кирәк, болай эшләү дөресрәк булып санала. Нәзер корбанын кем нәзер әйткән, аның үзенә ашарга ярамый, калган кешеләргә ашарга ярый. Гадәттә, аны гаиләгә дә кертмәскә тырышалар, өйгә кергән икән, үзенә дә эләгергә дә мөмкин. Иң хәерлесе, үзеңә калдырмыйча өләшеп бетерү.

Гакыйка корбаны турында дөрес мәгълүматы булмаучылар шактый.  Бала тугач, ир бала өчен икене, кыз бала өчен бер корбан чалу турында сүз бара. Безнең Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча яшибез. Аның буенча, гакыйка корбаны мәҗбүри түгел, хәтта сөннәт тә түгел, ягъни безнең бабаларыбыз аны үтәмәгән. Ул башка мәзһәбләрдә мәҗбүри яисә сөннәт булып тора. Әбү-Хәнифә буенча ул мөбах гамәл, ягъни рөхсәт ителә, аны эшләгән өчен аерым савап бирелми. Күп кеше аны мәҗбүри дип уйлап, акчасы да булмаган килеш чалырга ашыгырга мөмкиннәр. Соңгы елларда гакыйка корбанын гарәпләр үрнәгендә чала башладылар. Әгәр кеше чалырга тели икән, мөмкинлеге бар икән, чалырга мөмкин. Корбан чалган очракта Аллаһ савапсыз калдырмас дип ышаныйк. Кемнең мөмкинчелеге юк, гакыйканы чалмау гөнаһ булмый.

Кемнең 50 меңнән артыграк акчасы бар, бу кешегә корбан чалу мәҗбүри.

Гакыйка корбаны мәҗбүри түгел, хәтта сөннәт тә түгел, ягъни безнең бабаларыбыз аны үтәмәгән.

Нәзер корбанын кем нәзер әйткән, аның үзенә ашарга ярамый.

«Чалган корбаннарыгызның итләре вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер» («Хаҗ» сүрәсе, 37 нче аять).

 Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имамы

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ