Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел студенты — 2024» бәйгесендә катнашырга ашык!

21 октябрьдән «Татарстан Республикасының Ел студенты — 2024» бәйгесенә гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды. Конкурс быел 20 нче тапкыр үткәрелә.

— Медиа, спорт, студентлар үзидарәсе өлкәсе һәм шулай ук индивидуаль,  төркем номинацияләре — алар барысы да Татарстан Республикасы студентлары үзләрен төрле юнәлешләрдә тәкъдим итү һәм уңышларын бөтен дөньяга күрсәтә алу өчен юнәлдерелгән. Конкурсның Гран-при иясе иң яхшы чит ил вузларының берсендә (җиңүче үзе сайлаган) үзенең интеллектуаль белемнәрен өстәмә рәвештә көчәйтергә уникаль мөмкинлеккә ия булачак, — дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. 

Быел премия 20 номинация буенча уза: «Ел студентлар үзидарәсе әгъзасы», «Елның студентлар оешмасы», «Ел студентлар иҗади коллективы», «Ел студентлар медиасы», «Елның студентлар проекты», «Ел студентлар спорт оешмасы», «Ел тулай торагының студентлар советы», «Ел стартабы»,«Ел старостасы», «Ел интеллекты», «Ел иҗади шәхесе», «Ел спортсмены», «Ел медийщигы», «Ел чит ил студенты», «Ел волонтеры», «Ел җәмгыять эшлеклесе», «Ел IТ-ачышы», «Ел студенты» Гран-при иясе.

«Ел студенты – 2023» титулына Казан дәүләт энергетика университеты студенты Гүзәл Газетдинова ия булган иде: 

— Әгәр мондый конкурста җиңү реаль икән, димәк, калган максатларны да тормышка ашырырга мөмкин дигән хис белән яшим. Быел бәйгедә катнаша торган студентлардан бераз көнләшәм, чөнки бәйге барышындагы хисләр һәм алынган тәҗрибә бәяләп бетергесез. «Гран-при» – ул студентларның төп ОСКАРы кебек. 26 гыйнвар көнне мин бөтенләй яңа кеше булып уяндым, — дип сөйләде җиңүче. 

Бәйге йомгаклары буенча лауреатлар һәм «Татарстан Республикасының ел студенты» премиясе җиңүчеләре арасында кадрлар резервы булдырылачак.

Бәйгегә гаризаларны 9 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. 

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ