Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучыларын торак-коммуналь хуҗалык нигезләренә өйрәтәләр

«Безнең хезмәт – сезнең уңайлык» исемле Казан мәктәп укучылары өчен ТКХ нигезләре буенча интерактив үсеш квесты Татарстанда декабрьдә старт ала.

Белем бирү проектында 3–4 нче сыйныфлардан 1,5 мең укучы катнашачак. Проект Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы инициативасы, шулай ук Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Квест үткәрү вакытында укучылар уен формасында торак-коммуналь хуҗалык эше, бу өлкәнең һәр кеше тормышында әһәмияте, ни өчен ресурсларны сакларга һәм торак-коммуналь хезмәтләр эшенә сакчыл карарга кирәклеге турында беләләр. Шулай ук балаларга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү кирәклеген, аларга түләү өчен суммаларның ничек формалашуын, тарифларның нәрсә икәнен, квитанцияне ничек дөрес тутырырга, счетчик күрсәткечләрен ничек алырга, ни өчен кулланылган ресурсларны санау мөһим булуын һәм башка бик күп нәрсәләрне аңлатачаклар. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-комуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, укыту квестында катнашучыларга проблемалы хәл турында фикер алышырга тәкъдим итәчәкләр: ниндидер сәбәпләр аркасында өйдә җылылык, су, электр булмаса, чүп-чар чыгарылмаса һәм түбә ремонтланмаса, нәрсә булыр?

Марат Айзатуллин – Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры:

«Әлеге уен курсы балаларга торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре хезмәтенең кыйммәтен аңлату, аларның грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук уртак кешелек кыйммәтләрен – ата-аналарга ярдәм күрсәтү, башка кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт күрсәтү, игелеклелек, хезмәт сөючәнлек максатларында булдырылды. Уен форматы аларга аңлаешлы формада, шундый катлаулы теманы өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк һәм кирәкле белемнәргә нигез салачак».

Уен ахырында һәр бала торак-коммуналь хезмәтләр темасына файдалы мәгълүмат белән белешмәлек алачак, ул балаларга да, аларның ата-аналарына да кирәк булачак.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ