Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли ризыклар открыткалар форматында

Открылар җыелмасы ТР Министрлар кабинеты, ТР мәдәният министрлыгы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге ярдәме белән бастырылган.

Әбиләрдән һәм әниләрдән мирас булып калган милли ризыкларның рецептлары открылар җыелмасы форматында табадан гына төште. Исеме дә үзенчәлекле — «Сабан туе. Рецептлар». Аны бастыру карары нәкъ Сабан туе вакытында кабул ителгән. 

— Әлеге җыелма өчен безгә килгән рецептлардан илле дүртен сайлап алдык. Тәмле итеп пешерә белү ул — сәләт. Теләгән һәркемне рецептлар белән таныштыру мөмкинлеге булсын өчен, җыентык гарәп һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителде, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. 

Басма дизайнеры Розалина Мөсәбирова открытларның үзенчәлеген әйтеп узды. 

 — «Сабан туе. Рецептлар» җыентыгының үзенчәлеге шунда ки — һәр рецепт авторы ризык пешерүдә үзенең фишкалары белән бүлеште, — диде ул.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ