«Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
20 октябрьдән 12 декабрьгә кадәр «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика уздырылды. Анда Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары мөгаллимнәре катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге:
- «3 елга кадәр педагогик эш стажы булган педагоглар» категориясе:
1 урын – Гайнетдинова А.А., Н.Ш. Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогика көллияте;
2 урын – Сатунина Г. Д., Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты колледжы;
3 урын – Переверзова К.С., Лениногорск нефть техникумЫ.
«Иҗади якын килү» номинациясендә Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте укытучысы С.П. Бабакаева, ә «Ел ачышы» номинациясендә Казан сәүдә - икътисад техникумы Л.Л. Бакирова җиңүче булдылар.
- «3 елдан артык педагогик эш стажы булган педагоглар» категориясе:
1 урын – Габетдинов Р. Р., Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы;
2 урын – Ульянова П. А., Казан педагогика көллияте;
3 урын – Алиева Э. М., Бөгелмә машина төзелеше техникумы.
«Киләчәк педагогы» номинациясендә Казан төзелеш көллияте укытучысы В.А. Семенов, ә «Педагогик талант» номинациясендә Казан энергетика көллияте педагогы С. А. Трунова җиңүче булдылар.
Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы





Комментарийлар