Арча педагогика көллиятенең 95 еллык юбилее!
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 95 еллык юбилеен билгеләп үтә!
Хөрмәтле Гөлнара Фидаил кызы!
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе исеменнән Сезне һәм Сез җитәкләгән коллективны күренекле вакыйга – Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 95 еллык юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Танылган шәхесләр тәрбияләп чыгаруы белән дан тоткан, республикабызны милли кадрлар белән тәэмин итүче әлеге уку йорты – Татарстан мәгариф системасының ныклы терәге. 95 ел дәвамында Арча педагогика көллияте илебез һәм республикабыз мәктәпләре өчен 16 меңнән артык мөгаллим һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерләде. Алар арасында Россия һәм Татарстанның атказанган укытучылары, мәгариф отличниклары, күренекле фән эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт җитәкчеләре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары, халык язучылары булуы – моның ачык дәлиле.
Гөлнара Фидаилевна, Сез инде күп еллар шушы белем учагында нәтиҗәле хезмәт куясыз. Көллиятнең уңышлары, үсешкә омтылышы, заман белән бергә атлавы – Сезнең максатчан, зирәк җитәкчелек нәтиҗәсе. Педагогик традицияләрне саклап калып, яңалыкка омтылуыгыз аерым ихтирамга лаек.
Юбилей – үткән юлга бәя биреп, киләчәккә ышаныч белән карау өчен матур сәбәп. Арча педагогика көллиятенә алга таба да тотрыклы үсеш, иҗади уңышлар, сәләтле студентлар, илһамлы укытучылар телибез. Көллият диварларында белем һәм тәрбия алган яшь белгечләр тагын да күп булсын, алар мәгариф дөньясында лаеклы урыннарын тапсыннар!
Юбилеең белән, Арча педагогика көллияте!
Ихтирам белән, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе.
Альберт САБИР фотосы





Комментарийлар