Галимҗан Гыйльманов Шүрәле образының эволюциясе турында лекция укыячак
Г.Камал театрында тиздән «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле премьерасы көтелә. Язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов Шүрәле образы эволюциясе хакында лекция укыячак. Темасы – «Шүрәле — урман хуҗасы: фольклор, фән һәм фантазия чигендә».
Театр матбугаты сүзләренә караганда, проектның максаты тамашачыларга спектакльләрнең тарихи һәм мәдәни контекстын аңлатуда.
Әдәбият белгече лекциясен 18 декабрь көнне тыңларга мөмкин булачак.
Фото: «Татар-инфом»





Комментарийлар