Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагог-блогерлар өчен мөмкинлек: «ТопБЛОГ»та катнашырга өлгерегез

«Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «ТопБЛОГ» Бөтенроссия проектының дүртенче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

Гаризаны сайтта 30 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. "ТопБЛОГ" Бөтенроссия белем бирү проекты файдалы контент авторларына медиаиндустриядә карьера төзергә һәм аудитория белән социаль челтәрләрдә нәтиҗәле эшләргә өйрәнергә ярдәм итә.

"Медиалаборатория" белем бирү трегында катнашучылар медиаиндустриядә һөнәри үсеш өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерәчәк.  Проект экспертлары блогерлар өчен гамәли биремнәрне үтәүне үз эченә алган белем бирү блогын, шулай ук социаль челтәрләрдә белем бирү контентын ничек ачарга кирәклеген үзләштерү программасын әзерләгән. 

"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "ТопБЛОГ" проекты 2020 елдан "Мәгариф" илкүләм проектының "Һәркем өчен социаль лифтлар" программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 150 меңнән артык кеше катнашты.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ