Логотип Магариф уку
Цитата:

Нисаб күләме – 57 мең сум

Быел 28 нче февральдә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде.

Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме  720 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде, дип хәбәр итә Татарстанның Диния нәзарәте.

Рамазан уразасы 2025 елның 1 мартында (шимбә) тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2025 елның 28 февралендә ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә.

Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 29 мартта.

Ураза бәйрәме быел 2025 елның 30 мартына (якшәмбе) туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында Татарстан мөфтияте өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк, ди Татарстанның Диния нәзарәте сайты.

Фото:  Татарстанның Диния нәзарәте сайты

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татар кулинариясе традицияләре турында күргәзмә ачыла

14 февральдә, мәгърифәтче һәм галим-энциклопедистның 200 еллыгы көнендә, Каюм Насыйри музеенда аның «Пешекчегә үгет-нәсыйхәтләр» китабы нигезендә күргәзмә эшли башлаячак.

Татар кулинариясе традицияләре турында күргәзмә ачыла

Проект мәгърифәтченең «Иршад Әл-Этбиха» («Наставления повару») китабына нигезләнә. Татар халкы тарихында беренче кулинария китабы 1894 елда басылып чыга. Анда төрле төп ризыклар, десертлар һәм эчемлекләрнең 70 тәфсилле рецепты язылган.
Күргәзмәдә шулай ук өстәлне бәйрәмчә бизәүгә, ашау традицияләренә бәйле татар көнкүреше әйберләре һәм галим исән чакта басылган китаплар тәкъдим ителгән. 

 Ачылыш 11.30 сәгатьтә, керү ирекле.

Каюм Насыйри музеенда бәйрәм көненең тулы программасы

Бу көнне музейга керү һәркем өчен бушлай.


9.30–11.00 – Яңа Татар зиратына,  К.Насыйри каберенә бару.  Җыелу урыны: К.Насыйри музее, адресы: Париж Коммунасы ур., 35. 
11.30–12.0 – Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан «Пешекчегә үгет-нәсыйхәт: К.Насыйри рецептлары» күргәзмәсе  презентациясе.
12.00–13.30 – Айдар Хәйретдиновның «Каюм Насыйриның дини эшчәнлеге» дигән ачык лекциясе. 
14.00–15.00 – Кунаклар өчен музейның төп экспозициясе буенча экскурсия.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ