7 апрель 2026 яңалыклары
-
«Физмат алгарыш» проекты кысаларында укытучылар акчалата түләүләр алачак
Физика, математика һәм информатика укытучыларына акчалата түләүләр кертергә планлаштыралар. Проект «Физмат алгарыш» программасы кысаларында әзерләнгән. Хәзер ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Балаларга киберкуркынычсызлык турында сөйләячәкләр
Балалар өчен киберянаулар темасына ике яңа видеоролик тәкъдим ителде. Оештыручылар – «Цифрлы икътисад» автоном коммерциягә карамаган оешманың «Цифрлы ликбез» проекты, РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Касперский лабораториясе.
-
Татарстан укучылары химия буенча халыкара олимпиадада катнаша
15–23 апрель көннәрендә Мәскәүдә 60 нчы Менделеев исемендәге халыкара химия олимпиадасы узачак. Ул дөньяның яшь химикларын бер мәйданга җыя, быел чарага 30 илдән сәләтле балаларны көтәләр. Очрашу урыны – М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.
-
2027/2028 уку елыннан барлык мәктәпләрдә тәртип өчен билге куя башлыйлар
Россия мәктәпләрендә укучыларның тәртибен бердәм бәяләү системасы 2027/2028 уку елыннан кертеләчәк. 2026/2027 уку елында һәр төбәктә 10 мәктәптә әлеге проект сынау этабында үткәрелә.




