7 август 2026 яңалыклары
-
Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф ләм мин» повестенда сүз тәэсире
Милләтебезгә хезмәт итү юлында күп кенә язучыларыбыз үз каләмнәре ярдәмендә тарихи һәм иҗтимагый әһәмияткә ия шәхесләрнең тормыш юлын яктырта. Әлеге кешеләр турында әсәр язганда аларның авыр тормышларын, сикәлтәле юлларын сурәтләп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәләр. Мондый төр әсәрләр хәзерге буын укучыларын тәрбияләү өчен гаять кыйммәтле. Шундый әсәрләрнең бер мисалы булып Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф ләм мим» повесте тора. Әсәр татарларның мәктәптән елларыннан ук укып килгән, аларны тормыш юлы буенча озата баручы «Әлифба» китабын төзүчеләр – Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова турында.
-
V Казан глобаль яшьләр саммитында КФУ фән фестивале узачак
Татарстан башкаласында елның төп яшьләр чарасына әзерлек дәвам итә. 26–30 августта узачак V Казан глобаль яшьләр саммиты кысаларында КФУның «PROнаука» юбилей фестивале фән сөючеләр өчен үз ишекләрен ачачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда 51 фәнни проектка 85 миллион сум грант биреләчәк
Татарстанда фундаменталь һәм эзләнү фәнни тикшеренүләренә грант конкурсында җиңгән 51 проектка якынча 85 миллион сум бүлеп биреләчәк. Җиңүчеләр 360 гариза арасыннан сайлап алынган.
-
Бер гаилә булып
2026 елның 30 августында Казан берьюлы ике бәйрәм — Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәчәк.




