«Ак халатлы фәрештәләр» фестивале
«Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» XII фестивале Татарстанда 3 – 15 февраль көннәрендә узачак.
3 февраль көнне мәктәп укучылары өчен район үзәк хастаханәләренә, республиканың әйдәп баручы клиникаларына һәм медицина университетына Ачык ишекләр көне оештырыла.
Фестиваль кыссаларында мәктәп укучылары табиб һөнәре, район үзәк хастаханәләре эшчәнлеге белән якыннанрак таныша алачак. Шулай ук алдынгы белгечләр белән аралашу мөмкинлеге, укучылар медицина профессорларыннан фәнни-популяр лекцияләр тыңлый алачак. Алар өчен мастер-класслар һәм квестлар оештырыла, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Исегезгә төшереп узабыз: фестиваль уникенче тапкыр Казан дәүләт медицина университеты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе белән берлектә шәһәрнең әйдәп баручы клиникалары базасында уза. Тулырак мәгълүматны әлеге сайттан алырга мөмкин.
12+
Фото Казан дәүләт медицина университетыннан
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Самарада очрашу кичәсе була
Самараның «Яктылык» мәктәбендә очрашу кичәсе була.
Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе очрашу кичәсенә чакыра. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
«Яктылык» мәктәбен тәмамлаган кадерле дуслар! Сезне 3 февральдә мәктәпнең актлар залында узачак очрашу кичәсенә чакырабыз. 15.00 сәгатьтә – юбилей чыгарылышлары, 17.00 сәгатьтә барлык чыгарылышларның очрашуы була. Искәртеп узабыз, 1994, 1999, 2004, 2009, 2014, 2019 елларда мәктәпне тәмамлаучылар – юбилярлар!» - диелә «Яктылык» мәктәбе администрациясе хәбәрендә.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар