Айдар Фәйзрахманов: «Мәхәббәттән туган балалар да икенче төрле була»
4–5 яшьләр тирәсе булдымы икән, әнием, мине өйдә тәрәзә төбенә утыртып, якындагы чишмәгә суга китте. Өйдә берүзем генә, тәрәзәгә күз салып, сабыр гына әниемнең кайтканын көтеп утырам. Шул чакта стенаг...
4–5 яшьләр тирәсе булдымы икән, әнием, мине өйдә тәрәзә төбенә утыртып, якындагы чишмәгә суга китте. Өйдә берүзем генә, тәрәзәгә күз салып, сабыр гына әниемнең кайтканын көтеп утырам. Шул чакта стенага беркетелгән радиодан талгын гына җыр агыла башлады:
Бу җыр мине әллә нинди бер хиссиятле дулкынга алып кереп китте, шул арада ике бөртек яшем агып төшкәнне сизми дә калганмын...
Үзенең осталыгы белән сабый баланы да сискәндерә алган моң иясе, Татарстанның халык артисты, Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе АЙДАР абый ФӘЙЗРАХМАНОВ бүген үзе минем каршымда утыра.
«Мин сине шундый сагындым», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Чаба поезд, чаба», «Аулак өй», «Тормыш ул – серле могҗиза»... Шушы җырларны тыңлап, Айдар Фәйзрахманов, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Шәрифуллина кебек артистларның иң популяр чорында үскән балалар без. Яшьтән алган тәрбия, зәвыклы җырчыларыбыз аша йөрәкләргә үтеп кергән сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт канга сеңгән. Айдар абый белән әңгәмәбез дә нәкъ менә шул кыйммәтләрне барлаудан һәм, әлбәттә, җылы хатирәләрдән башланып китте.
– Айдар абый, Сез бит милләткә бөек Тукаебызны һәм башка күренекле шәхесләрне бүләк иткән данлыклы Арча ягы егете. Әйтегез әле, иҗатта Сезнең кебек югары дәрәҗәләргә ирешү өчен бала гаиләдә нинди тәрбия алып үсәргә тиеш?
– Беренчедән, бу – әлбәттә, гаиләдә тудырылган мохит. Ул – өлкәннәргә карата ихтирам, кечеләргә булган игътибар, үзебезнең гореф-гадәтләргә, телебезгә, динебезгә, күрше-күләннәргә хөрмәт. Әниемнең гел әйтә торган бер сүзе бар иде: «Кем капкасыннан чыкканыгызны онытмагыз!» Хәзер минем аны киңәйтеп әйтәсем килә: «Татарлыгыгызны онытмагыз!»
Мин мөгаллимнәр гаиләсендә туып үстем. Безнең чорда иң мәртәбәле кешеләр укытучы иде. Ул бөтен яктан да үрнәк кеше булды. Колхоз эшендәме, сәнгать яки мәгариф юлындамы – син һәрвакыт иң күркәм кеше, иң алдынгы булырга тиеш. Авыл халкы укытучыга тигезләшә иде. Безнең йорттан һичкайчан кеше өзелмәде, концерт куярга яки берәр чара үткәрергә кайткан артистлармы, танылган шәхесләрме яки авыл кунакларымы, безнең нигезгә кагылмыйча, укытучылар гаиләсенә кермичә китмәделәр. Үзем Габдулла Рәхимкуловның килгәнен, аның артистлары, баянчылары белән безгә кереп, чәй эчеп, әңгәмә корып утырганнарын хәтерлим. Ул кадәр сый-хөрмәт зур булмаса да, халык күңелендә уртак өстәл артына утырып, берәр чынаяк чәй эчеп аралашырга омтылыш бар иде. Аннары инде: «Минем мөгаллимнәрем! Бибинур апа, исәнме, Фәтхрахман абый, исәнме, мин фәлән елда сездә укыган идем», – дип, өлкәнәеп барган кешеләр дә килеп керәләр. Менә бу укытучыга ихтирамны күрсәтә. Бүгенге көндә исә укытучыларның дәрәҗәсе шундый ук югары, аларга булган мөнәсәбәт тә шулай җылы дип әйтә алмыйм.
Икенчесе – әти-әнинең бала күңеленә кечкенәдән үз милләтенә, аның шәхесләренә карата тирән мәхәббәт орлыклары сала белүендә. Әйтик, шул ук Тукайның «Су анасы», «Шүрәле»ләрен 2–3 яшьләрдә әниемнең мине йоклатканда яттан укыганнарын хәтерлим. Әтием юк-юкта да тальян гармунын алып уйнар иде. Аннары соң өлкән абый-апаларга, югары дәрәҗәләргә ирешкән туганнарыбызга күрсәтеп, безгә алардан үрнәк алырга кирәклеген өйрәтеп үстерүләре – барысы да нәни чактан ук күңелгә сеңгән. Нәсел дәвамчылары – районыбыздан чыккан беренче очучы туганым, Арча районында беренче спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән туганнан туган абыем, беренче фәннәр докторы булган бертуган апам һәрвакыт безнең өчен маяк булып торды.
Ә инде үземә карата булган аерым мөнәсәбәтне мин бик иртә тоя башладым. Әти-әнием һәм туганнарым миндә музыка белән бәйле аерым бер сәләтне күрә белделәр. Мин аны үзем дә сизә идем.
Миңа 10 яшь чагында өлкән абыем Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетына укырга керде һәм кыш көне авылга баян күтәреп кайтты. Беренче тапкыр баянны күрүем. Алдым да, бер-ике тапкыр тарттым да уйнап та җибәрдем. Абыем аптырады инде: «Энем, каян беләсең син моны?!»
Мин баянда уйнарга өйрәнгән вакытымны хәтерләмим. Ул миңа өйрәнү аркасында гына түгел, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк булгандыр. Кайвакыт шундый халәт биләп ала иде, мин, кешедән качып, чолангамы, мунчагамы керәм дә шунда көннәр буе уйнап утырам. Әнием: «Улым, күрше-күләннән әйбәт түгел бит, инде сәгать 10 тула», – дип килеп мине туктаткач кына, яңадан бу дөньяга кайткандай булам.
Хәтерлим әле, Арча белән авыл арасында газ трассасы суздылар. Анда диаметры метр ярымлы зур торбалар ята. Үтеп барышлый шулар эченә кереп җырлыйм. Чөнки матур итеп яңгырап ишетелә. Илһам Шакиров менә шундый аппаратурага җырлый торгандыр инде, тавышы шуңа матур ишетелә торгандыр, дим. Моны авыл кешеләре сизеп алып, тыңлап торалар иде.
Сәләт ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан һәр балага бирелгән була дип уйлыйм. Баланың янәшәсендәгеләрнең моны күреп, аңа дөрес юнәлеш бирүе генә кирәк. 10 нчы сыйныфны тәмамлаганда, мин туризм белән мавыктым, чаңгыда да бик әйбәт чаба идем. Әмма абыем музыкага сәләтемне күреп, шул сихри дөньяга алып кереп китте. Алай да мин аны бик тиз һәм җиңел үзләштердем дип әйтә алмыйм. Нота белмәгәнгә күрә, үземә камилләшү өчен нәрсәдер килеп җитмәгәнлеген сизә идем. Еллар үткәннән соң, Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга кергәч, музыка факультетында баяннан укыткан укытучылар уйнавымны ишетеп, син баян бүлегенә кердеңме әллә, дип кызыксыналар иде. Анысына соңрак ирештем. Ниндидер бер юнәлешне камилләштерү өчен бары тик шуның белән генә шөгыльләнергә кирәк дип саныйм.
Бүгенге көндә мин гаиләләрдә кечкенәдән үк баланың күңеленә татар халкына, аның сәнгатенә мәхәббәт орлыгын салуларын теләр идем. Хәзер популяр булган җырчыларыбызны гына тыңлап, телевидение каналларыннан күрсәтелгән тапшыруларны гына карап, бала күңелендә милләтеңә карата хөрмәт тәрбияли алмыйсың. Безгә әле бу өлкәдә бик күп эшләргә кирәк.
Үзебезнең татар җыр сәнгатен һич кенә дә Илһам абый, Әлфия апа моңыннан аерып карый алмыйм. Әмма Илһам Шакиров та, Әлфия Авзалова да, Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якуповлар да бүгенге көндә яшь буын балаларына бик сирәк тәкъдим ителә. Дөресрәге, бөтенләй ителми дип тә әйтә алабыз. Мин, үзем каяндыр табып, күңелемә авыр вакытларда Илһам абыйның язмаларын тыңлыйм. Аның дәрәҗәсендә халык җырларын, классик композиторларыбызның җырларын башкарган җырчыларыбыз бүген юк диярлек. Опера җырчылары, гомумән, бик аз. Ә без опера һәм балет театрына өлкән буынга алмаш булып килдек. Мөнирә Булатова, Азат Аббасов, Усман Әлмиев, Фәхри Насретдиновларга алмаш булып Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичев, Айдар Фәйзрахманов, Венера Ганиева, Сәет Рәенбәков, Мөнир Якупов, Руслан Дәминов, Разия Үзбәковалар бер бәйләм булып, сәхнәгә аяк басты. Аларның һәрберсе тиеш дәрәҗәдәге иҗатлары белән опера өлкәсендә генә түгел, җыр сәнгатенә дә үз өлешләрен керттеләр.
– Авылда туып, консерваториягә кадәр опера сәнгатенең нәрсә икәнен белмәгән Айдар ул биек сәхнәгә ничек күтәрелде соң?
– Укырга кергәндә, исәбем Илһам Шакиров, Таһир Якуповлар шикелле халык җырчысы булу иде. Әмма өченче курсларга җитәрәк кыйблам нык үзгәрде. Мин Италиянең Паваротти, Карузо кебек опера җырчыларын тыңлап йөри башладым. Мине үзеннән-үзе опера һәм балет театрына тартты. Башымда ничек шунда эләгергә икән дигән уй бөтерелде. Ә анда теләсә кем килеп керә алмый.
Шулай бервакыт консерваториянең тулай торагында яшәгән чагым. Төнге сәгать 12 нче яртыларда вахтага чакыралар. Опера һәм балет театрының ул чактагы директоры Мәсгут абый Имашев килгән. «Менә, Айдар, миңа 5 нче курста шундый малай бар дип әйттеләр. Безнең труппабыз Ташкентта концерт бирә, гармунчыбыз Марс Макаров хастаханәгә эләккән, театр труппасы баянчысыз калды. Зинһар, иртәгә самолёт белән Ташкентка оч», – ди ул миңа. Бу Яңа ел алды. «Мәсгут абый, минем бит дәресләрем бар»,– дим. Укуга бик җитди карый идем. Безне Зөләйха апа Хисмәтуллина укыта. «Аның белән үзем сөйләшәм», – дип юмалады Мәсгут абый. Зөләйха апага хәбәр салдым, ул: «Үзең җырласаң гына барасың, – ди. – Уйна, әмма җырла да». Аның мине җырчы буларак үстерәсе килә инде. Шуннан баянны алдым да Ташкентка юл тоттым. Концертны Мәхмүт абый Хөсәен алып бара иде. «Монда җырчылар муеннан, уйныйсың да кайттың-киттең, бетте», – диде. Ризалашмый чара юк. Анда Сара Садыйкова, Фәхри Насретдинов, Җәваһирә Сәләхова, Рәисә Билалова, Рәисә Нуриева, Зәбир Җаббаровлар... Уйнадым. 31 декабрьдә Казанга кайтып кердек. Ул чакта Халисә белән дуслашып йөри идек, җәйгә өйләнешергә уйлыйбыз. Ташкенттан карбызлар, кавыннар, шәрыктан килгән төрле баллы ризыклар алып кайттым, шуларга сөенешеп, Яңа елны каршы алдык.
Теге вакытта Мәсгут абый яныма килгәч, күңелемә җылы кергән иде. Укып бетерәм дә опера театрына барам, дип йөрдем. Әмма кызганыч, ул арада театрның директоры алышынды. Шулай хыяллар челпәрәмә килде. Ләкин Аллаһы Тәгалә бар! Беркөнне опера классыннан сәнгать җитәкчеләрем, театрның баш дирижёры Куценко һәм театрның икенче режиссёры Дмитров мине үзләренә чакырып алдылар. Килдем, берни әйтми тоттылар да туп-туры директор бүлмәсенә алып кереп киттеләр. «Менә, Рәүфәл Сабирович, милли кадр. Ул театрга бик файдалы булачак, матур җырлый, баянда да уйный», – дип мактадылар. Шунысын әйтим: боларның берсе – мари, икенчесе – болгар милләтеннән. Гадәттә, татар малаена татарлар тәкъдим ясамый. Мине дә башка милләт кешеләре күреп алды.
– Үзгәртеп кору заманы сәнгать ияләре өчен аерым сынау булды. Халыкта опера белән мавыгу кайгысы калмагач, татар труппасы өчен кара көннәр башланды. Кемнәрдер башка театрларга китте, кемнәрдер эстрадага күченде. Сез ул чорны ничек кичердегез?
– 85–90 нчы елларда без Венера Ганиева белән бик популярга әйләндек. Чынлап та, ул чакта опера театры матди яктан бик нык какшаган иде. Солистларга, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түли алмаган вакытлар булды. Шулчак без, опера белән параллель рәвештә, үзебезне эстрада да раслый алдык. Билгеле инде, ул эстраданың да күренекле композиторлар, халык гәүһәрләренә өстенлек биргән чоры иде.
Кызганыч, соңгы елларда эстрада сәнгате бик нык какшады. Хәзер татар эстрадасын тыңлаганда, күбесенчә Европа аһәңнәрен ишетәбез. Көйнең агылышы да, аның гармониясе дә, башкарылуы да безнең милли традицияләребезгә туры килми. Ә татар милләтенең җыр хәзинәсендә, аның асылында моң ята. Сәнгатьнең милләте юк, әмма аның миллилеге бар. Болай барса, сәнгатебезнең миллилеге дә, шуның белән бергә татарлыгыбызны да югалтачакбыз, дип чаң кагасы килә.
Хәзер тел мәсьәләсе турында нык уйланабыз. Урамнарда татарча аралашучылар да артты. Әмма киң тамашачыбыз әле тел ягыннан да, зәвык ягыннан да бүген бик түбән дәрәҗәдә. Күбесе концерт, спектакльләргә күңел ачарга гына килә. Элек кеше концерттан күңеленә сәнгати җылылык алып кайта иде. Монда, әлбәттә, радио, телевидениенең дә тискәре йогынтысы бик көчле. Моңа аерым сәнгать көчләре генә каршы тора алмаячаклар.
– Сез, үзегез оештырган фольклор ансамбле белән район һәм шәһәр мәктәпләренә йөреп, балалар алдында чыгышлар ясыйсыз. Берничә ел элек кызым да шундый концертны карап, дулкынланып кайткан иде. Әмма шунысын да әйтми булмый: кызганыч, хәзер сәнгать мәктәпләрендә дә, җыр дәресләрендә дә татар музыкасы тарихы өйрәтелми. Хәтта балаларга бер татар җыры яки инструменталь әсәр өйрәтмәгән музыка мәктәпләре бар. Балаларыбыз Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин кебек композиторларыбыз, иҗат әһелләре турында берни белми үсә.
– Юктан гына сүзебезнең башы укытучылар турында булмады ич. Бу мәсьәлә милли кадрларга барып тоташа. Аянычның аянычы, Казан дәүләт педагогия институтында 50 елга якын эшләп килгән, бөтен республиканы татар музыка белгечләре белән тулыландырып торган музыка факультеты ябылды. Без моңа «кул куйдык», берәү дә каршы килә алмады һәм килмәделәр дә. Шул вакытта: «Үтәр бер ун ел, шундый ихтыяҗ килеп туар, балаларыбыз татар сәнгатен бөтенләй белмәсләр», – дип әйттем. Менә без шул хакыйкатьнең җимешләрен татыйбыз. Тамырларны белмәгән кешеләр бөек эшләр эшли алмый, аларны милләтнең киләчәге, шул исәптән мәдәни, сәнгати киләчәге борчымый.
Нәкъ менә шуны күреп, аңлап торган өчен мин мәктәпләргә барып, балалар алдында чыгышлар ясау кирәклеген күтәреп чыктым. Шушы эшнең мөһимлеген аңлап, матди ярдәм кулы сузган ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм республикабызда яшәүче башка халыкларның телләрен саклау, үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәт. Соңгы елларда Казан каласында гына да 20 мәктәптә булдык, аннан алда 20 ләп татар мәктәбенә йөреп чыккан идек. Хәзер тагын 20 мәктәпне колачларга уйлап торабыз. Анда татар балалары да, рус балалары да, таҗик, кыргыз балалары да мөкиббән китеп, безнең милли сәнгатебезне карыйлар. Татар халкы бик матур халык бит. Бу хакта кая гына барсам да гел әйтә киләм. Мин илледән артык чит илне күргән, театр белән бөтен Европаны айкап-чайкап чыккан кеше, фольклор ансамбле белән Африка илләрендә дә булдык, Германиядә генә 10 лап, Гарәбстанда 10–15 тапкыр булганбыздыр. Татарларны һәркайда җылы каршы алалар, алкышлар белән яңадан-яңадан чакырып хөрмәтлиләр.
Хәзерге яшь композиторларыбыз арасында да милли юнәлешлеләре бик сирәк. Аларның күбесе – шәһәр балалары. Араларында иң миллие дип К. Тинчурин театрының оркестр җитәкчесе Ильяс Камалны әйтер идем. Шуңа да аның белән аерым бер проект эшләргә хыялланам. Минем күңелем җыр-моң белән тулган, кайчак ул ташып чыга, әмма композиция буенча белгечлегем юк. Ильяс белән чын мәгънәсендә милли моңнарга таянып, бер опера яки кечкенә генә моно музыкаль спектакль эшләп чыгу уе бар. Бүгенге яшьләр, балалар аңлый торган сюжет булса тагын да әйбәт булыр иде.
Әле менә «Юлын белгән арымас» дигән китабымны тәкъдим иткән матбугат очрашуында да сорап куйдылар, тагын бер китап язарга хыялыгыз юкмы, дип. Әлбәттә, язар идем. Чөнки бөек шәхесләр белән күп аралаштым. Миндә шул очрашулардан калган күңелле мизгелләр байтак. Шуларның берсен генә искә төшереп үтим. Ташкент кадәр Ташкентка барып, миңа җырларга ирек бирмәгән Мәхмүт абый ул.
1985 ел. Концертны алып бару өчен Мәхмүт абый Хөсәенне чакырдым. Берзаман ул яныма килде дә: «Айдар, син мине теге вакыт өчен гафу ит инде», – дип, колагыма пышылдый. Икенче тапкыр Актаныш районында гастрольләр бара. Чыгып утырдык автобуска, Мәхмүт абый юк та юк. Ни булды икән дип хафага төштек. Берзаман: «Мин менә Ыкның уртасына чалкан кереп яттым да йоклап киткәнмен. Су агызып киткән», – дип, 2 чакрымнан Мәхмүт абый җәяүләп кайтып килә. Икенче көнне үзенә чикләвек җыеп, кертеп бирдем. Ул миңа атап «Айдар чикләвеге» дигән шигырь язды.
Шундый шәхесләребезне хәзерге балалар белми. Ә белдерү кирәк! Бер Габдулла Тукай, Муса Җәлил белән генә булмый бит. Муса Җәлилгә кадәр, аннан соң никадәр бөек шәхесләребез, язучыларыбыз бар. Тукай турында мәгълүматны ничек җиткерсәк, бөтен шәхесләребез турында да шулай җиткерергә кирәк. Ташкын итеп. Сайлап алырга мөмкинчелек булсын.
Соңгы елларда үзем дә шигърият белән мавыктым. Концертларда шигырь һәрвакыт җыр белән янәшә бара. Безнең концертларда Хәсән Туфан, Әнгам Атнабаев, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Әхмәтҗанов шигырьләре яңгырый. Халык моны бик яратып кабул итә. Аларның сүзләренә көйләр язып, шигырьләрнең гомерен озайттым. Телевидениедә шигырьләрне яттан укып, яртышар сәгатьлек тапшырулар яздырдым.
Ни өчен шушы яшемә җитеп, китап та чыгарган булам, концертлар да оештырам, балалар алдында да чыгыш ясыйм? Чөнки күрәм: балалар бит алар чип-чиста дәфтәр бите кебек. Анда нәрсә язсаң, шул була. Әгәр дә бу буынны, үзеннән-үзе булыр әле дип, кулдан ычкындырсак, без телебезне дә, татарлыгыбызны да югалтачакбыз. Ул һәрберебездән дә тора, сөйләгәнеңчә хезмәт кылып, гамәли эшеңне күрсәтү мөһим. Нәрсә генә булса да татар милләте бүгенге Рәсәй күләмендә үзенең сүзен әйткән, үзен күрсәтә-таныта алган милләт, аның белән горурланырга, аңа юкка чыгарга мөмкинчелек бирмәскә кирәк.
– Айдар абый, еш кына иҗат кешеләренең гаиләләре таркалуын беләбез. Бигрәк тә Сезнең яшьлегегез чорында. Ә Сез гаилә учагын сүндермичә саклый алгансыз. Күрәм: өстәлегездә хатыныгыз Халисә апаның портреты тора. Сагынасыздыр да. Сезнең өчен гаилә корганда иң мөһиме нәрсә иде?
– Опера театрына чакыргач, мине икенче көнне эшкә алдылар. Яшәргә бер бүлмә бирделәр. Әй, шатландым инде! 3 бүлмәле фатирның бер бүлмәсе минеке. Халисә белән шулай итеп тормыш башладык. Йокларга бер карават, ике урындык бар иде, әмма ашарга өстәл юк. Ярты ел тәрәзә төбендә ашадык. 3 чынаяк, 3 кашык алып кайттык, икесе – үзебезгә, берсе – кунаклар килсә.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Кешенең яшәү рәвеше әти-әнисе, ягъни гаиләсе йогынтысында формалаша. Карчыгым Халисә белән яратышып кавыштык. Гел әйтә киләм, хәтта мәхәббәттән туган балалар да икенче төрле була. Бу– бик зур әйбер. Мин балаларымнан да, хатынымнан да бик канәгать. Ике кыз – Чулпан белән Айгөлне үстереп кеше иттек. Олы кызым Чулпан консерватория тәмамлады, музыка белгече, пианист. Кечесе университетның чит телләр бүлегендә белем алды, Президент гранты буенча бер ел Англиядә укып кайтты. Инглиз телен камил белә. Ире – компьютер белгече. Алар бүгенге көндә Төркиядә яшиләр. 4 оныгым бар – Айгөлнең Рафаэль исемле бер улы, Чулпанның ике улы һәм бер кызы үсә. Оныкларымның телләре татар телендә ачылды. Без гаиләдә бары татар телендә генә аралаштык. Менә шул татар мохите аларга да сеңеп калган. Иң беренче үзем балаларыма юл күрсәтүче булдым. Халисәм дә – тел белгече, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгән кеше. Күпме әдәби китаплар, уку әсбаплары аның кулы аша үткән.
– Ата-ана – беренче, укытучы – икенче, өченче тәрбияче китап дип саныйсыз, ахры.
– Тагын берсе – хезмәт. 4 нче сыйныфтан рус мәктәбендә укыдым. Анда мине бер генә бала да, син татар малае, авыл баласы, дип кимсетмәде. Киресенчә, миңа ихтирам булды. Үзем белән укыган Валера дигән малай музыка мәктәбенә йөри иде. Минем шартлатып баянда уйнаганны күргәч, сиңа бит укырга кирәк, дия торган иде ул. Ә минем андый мөмкинчелегем юк. Шуңа да карамастан үҗәт булып, үз сәләтем буенча үскәнмен. Әтием бөтен колхоз эшләрендә алдынгы иде. Безне дә алдынгылыкны бирмәскә өйрәтте. Сигез кешедән торган гаилә, тезелешеп, борчак чаба, фәннәр кандидаты булган апам да чалгы селки, музыка бүлегендә укыткан абыем да шунда, иң соңыннан 4 нче сыйныф тәмамлаган Айдар бара. Мине жәллиләр, хәйләлиләр, чишмәгә суга җибәрер-
гә маташалар. Ә мин елыйм, төшмим, чөнки пакусым югала.
7 нче сыйныфта атлар көттем. Шул акчага велосипед сатып алдым. Җәен велосипед, кышын чаңгыда йөрдек. Хезмәт кенәгәм 1976 елдан башлана. Ул вакытны мин музыка факультетының 3 нче курсында укый идем. Шуннан бирле гел шулай ике-өч эштә эшләдем. Опера һәм балет театрында, эстрадада, өстәвенә студентлар укытам, «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барам. Хезмәткә, ана теленә, татар сәнгатенә мәхәббәт – болар бөтенесе тәрбияләнә торган әйберләр. Иң беренче ата-ананың юлы дөрес булырга тиеш. Әгәр кыйбласы дөрес салынмаса, ул баладан милли җанлы кеше чыгар дип уйлама.
– Сөбханалла, Айдар абый! 3–4 эштә эшләп, гаиләгә вакыт җиткерә алдыгызмы соң?
– Кайвакыт үзем дә шаккатам. Безгә бер кеше дә ярдәм итмәде, итә дә алмадылар, чөнки мөмкинлекләре юк. Шул ике баланы бары тик икебез генә карап үстердек. Моннан тыш, әле үземнең әти-әниләргә дә, аныкыларга да ярдәм итә идем. Балаларның икесен дә балалар бакчасына, музыка мәктәбенә йөрттек. Укытып та чыгардык, кияүгә дә бирдек. Халисә гаилә нигезен нык тотты, балаларга тәрбия бирде. Мин кайтып кердем– чыгып киттем, әмма материаль яктан һәрвакыт тәэмин итеп тордым. Менә бу – минем чын ирлегем, дияр идем. Бервакытта да карчыгымнан күпме акча алуын сораганым булмады. Ул үз акчасын үз мәнфәгатенә, кирәк-яракларына тотты. Кызганыч, тормыш муллыгына ирешеп, матур итеп яши башлагач кына китеп барды карчыгым. Аннары соң инде уйлап та куям. Бер караганда, аннан да иртәрәк китүчеләр бар. Әле ярый Халисәм 60 ка җиткән иде, дим.
Карчыгым үз кулларымда җан бирде. Соңгы вакытта инде 2–3 ай тирәсе гел аның янында утырдым, 3 операция уздык. Инде быел җәйгә киткәненә 3 ел була. 2 елын бик авыр кичердем. Хәзер кайгы бераз гына басылган кебек. Аллаһка шөкер, үз-үземне карый алам, дип үземне тынычландырам. Югалтуларсыз булмый инде, тормыш шулай бара. Хәзер моңа бераз фәлсәфирәк карый башладым. Чөнки барыбыз да шунда барасы. Соңгы елларда бик күпне кичердем. Олы апамны, әниемне югалттым, әтием, олы абыем, уртанчы абыем, Халисәм, туганнан туган биш абыем тезелешеп китеп бардылар. Әле генә мин үзебезнең гаиләдә, үзебезнең дәвер кешеләре арасында иң кечкенәсе идем. Бер-беребезне уздырып, бакчада «Алмагачлар» көенә җырлаганнар күз алдыма килә. Айдар, хәзер син берүзең калдың бит инде, дим. Әмма нишлисең... түзәргә кирәк. Әле яраткан эшем, хыялларым бар.
Эш онытылырга ярдәм итә. Шушы бер ел эчендә нәсел ядкяре булырлык эшләр дә эшләнде. Шуның иң беренчесе – шәҗәрәбезне төзеп чыктым. Нәсел агачы өйдә бик зур урынны алып тора. Моннан тыш, авылдагы йортыбызда матур гына бер музей ясап куйдым. Ул үзеннән-үзе килеп чыкты. Сараебызны чын агач белән тышладым да киштәләр урнаштырдым. Анда 200 гә якын әйбер бар. Аларда минем балачак, яшьлек хатирәләре саклана.
– Китабыгызны журналистларга тәкъдим иткәндә, филармония директоры Кадим Нуруллин соңгы елларда Сездә композиторлык сәләте ачылуы турында сөйләде. Сез иҗат иткән бик матур җырларны ишетеп беләбез, ансамблегез белән күпме фольклор үрнәкләренә икенче сулыш өрдегез. Ә менә үзегез Сезне халыкка таныткан, дөньяга алып чыккан җыр дип кайсыларын саныйсыз?
– Луиза Батыр-Болгариның «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Мин сине шундый сагындым» җырлары мине киң даирәгә алып чыкты, дип әйтеп була. Ул чакта студиядә яздырган җырлар мең кат иләктән иләнеп, худсовет аша үтә иде. Беренче яздырудан икесе дә радиога кереп китте. Озын гомерле җырлар булдылар, никадәр еллар үтсә дә әле дә яшиләр.
Аннан соң казынып, күпме халык җырларын эзләп таптым. Көе булса, сүзләре юк, сүзләре булса, көе юк дигәндәй. Александр Ключарёв, Җәүдәт Фәйзи, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Роза Исхакова һәм фольклорчыларыбызга бик рәхмәтлемен. Аларның мирасы аша бик күп онытылган җырларны халыкка кайтардым. Консерватория тәмамлап, гомерен җыр арасында уздырган кешенең үз күңелендә дә көйләр туса, бу гаҗәп түгел. Мин язганнардан Гүзәл Уразова башкаруында «Әллә күрешербез, әллә юк» һәм «Яшьлегемә кире кайталмыйм», «Тәгәри тормыш арбасы» кебек байтак кына җырлар халык теленә күчкән икән, бу инде синең иҗатыңны тану була. Бервакыт Филүс Каһиров керде. «Айдар абый, җырлыйм әле шул җырыңны», – ди. Чит төбәкләрдәге фольклор коллективлары да җырларымны сорап-сорап алалар. Кайвакыт баянчылар уйнаганда үземнең бию көйләремне ишетәм. Җырласыннар, мин моның өчен сөенәм генә. Без бит җыр җырлансын, милләт яшәсен өчен иҗат итәбез.
– Сезне тыңлап утыруы да шундый рәхәт! Тормышыгыз шулай җай гына, матур гына барган кебек. Ник бер зарлану сүзе чыксын. Гел шөкер итеп торуга ни җитә! Шулай да, эх, шушы эшне эшли алмадым бит, дип үкенгән чакларыгыз, барыр юлыгызда киртә коручылар да булмадымыни?
– Аллаһка шөкер, алай артык көенгән чаклар булмады. Күңелне тырмап калдырган бер кечкенә генә әйбер бар. Хәзерге яшь җырчыларыбыздагы кайбер хилафлыкларны күргәч, берара бик нык консерваториядә укытып аласым килгән иде. Бер-ике җырчыга үз белемнәремне биреп, алар бәлки бүгенге көндә татар җыр сәнгатен әйдәп баручы җырчылар булып җитешерләр иде. Шул вакытта киртә куйдылар. Мин моны бер күңелсез әйбер итеп кабул иттем. Ә менә узган ел, киресенчә, консерваториядә фольклор кафедрасын ачып, шуны җитәкләргә тәкъдим ясадылар. Мин инде бу эшкә алынмадым, чөнки минем монда коллективым бар.
Сүзләремне яңа китабымда басылган юллар белән тәмамлыйсым килә. «Мин – ике гасыр арасында, ике яшәү рәвешен тоемлаган дәвер кешесе. Әмма мин үзгәрмәдем, күңелем баеды гына. Ул һаман да җырга, моңга, шатлыкка, сагышка үрелеп кыйбла тота. Ә кыйблам – алдагы тормышым тагын да матур булсын. Балаларым, оныкларым милләтле, иманлы, ирекле, зыялы булсыннар иде!» Һәркемгә дә шуны телим!
Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар