Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ тапшырып, акча эшләп буламы?

Заманы башка шул хәзер: бар да акчага корылган. Хәтта кайбер укучылар бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда да шактый саллы суммада акча эшләп ала алалар икән. Һич кенә дә кыек-мыек юл белән түгел, БД...

Заманы башка шул хәзер: бар да акчага корылган. Хәтта кайбер укучылар бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда да шактый саллы суммада акча эшләп ала алалар икән. Һич кенә дә кыек-мыек юл белән түгел, БДИ нәтиҗәңне хөкүмәт дәрәҗәсендә акчалата бәяләү системасы да бар икән. Бу хакта соңрак.
Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 17 452 кеше тапшырды, аларның 16 153 е – быелгы чыгарылышның унберенче сыйныф укучылары.
Белем алу – энә белән кое казуга тиң, диюләре бик хак шул. Кемнәрдер, унбер ел буе укып йөргән булып, БДИдан хәтта минималь балл да җыя алмыйча, аттестаттан коры кала. Андыйлар быел республикабызда 77 бала. Аларның   64 е – математикадан, калган 13 е рус теленнән «сөртенгән», ягъни унбер ел мәктәптә укыйсы урынга, вакыт уздырып, ыштан төбе туздырып кына йөргәннәр булып чыга.
Шул ук вакытта республикабызда быелгы бердәм дәүләт имтиханнарында 218 бала 100 баллык нәтиҗә күрсәткән. Әлеге күрсәткечләрнең 88 е – рус теленнән, 39 ы – рус әдәбиятыннан, ә 24 е – химиядән.
Йөзәр баллга ия булган 218 бала дибез. Тик бу узган елдагыга караганда 38 гә кимрәк, ә 2019 елга караганда 19 кешегә, ә инде моннан ун ел булгандагы күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк. Йөз баллылар буенча рекорд республикабызда 2014 елда куелган: ул елны 416 бала йөзлек үрен яулаган булган. Йөз баллга ирешүчеләр белән хәлләр күрше төбәкләрдә ничегрәк икән дип тә кызыксынуыгыз да бар. Чагыштырып карый аласыз.
Әйтик, Түбән Новгород өлкәсендә быел 259 бала (бу – бездәгедән 41 балага күбрәк), Оренбург өлкәсендә – 96 (бездәгедән 2,2 тапкырга кимрәк), ә Төмән өлкәсендә 52 бала (4,1 тапкырга кимрәк) БДИны йөзәр баллга тапшырган.
Бездә быел 190 укучы – бер фәннән, 14 укучы икешәр фәннән йөзәр балл җыйды. Август аенда аларга акчалата премияләр тапшырылачак. Бер фәннән йөз балл туплаганнарның һәркайсына – 15 әр мең, ә ике фәннән 200 балл җыйганнарга 25 әр мең сум акча биреләчәк. Ә инде БДИдан 200 балл туплаганнар 19 август көнне Яшел Үзәндә узачак республика педсоветы кысаларында Татарстан Башлыгы Рөстәм Миңнеханов  белән очрашачаклар.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ