Яшьләр үзенчәлекле күргәзмә тәкъдим итә
Казанда 6 февраль көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда - «Беседка» иҗат төркеме белән берлектә әзерләнгән «Сәяхәт, яки яшьләрнең татар календарена карашы» («Сәяхәт») күргәзмәсе ачылачак.
Күргәзмәдә «Беседка» яшь рәссамнар һәм дизайнерларының иҗат студиясе «Сәяхәт» проекты һәм Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан ХХ гасыр башы материаллары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәнең максаты - татар халкының мәдәни кыйммәтләрен хәзерге заман призмасы аша саклау, Татарстан мәдәниятенең традицияләрен, генетик хәтерен һәм үсешен күзәтү.
Барлык эшләр - сәнгатьнең төрле юнәлешләре комбинациясе: рәсем сәнгате, графика, гамәли сәнгать, архитектура, фотография, әдәбият, музыка, бию. Күргәзмә кысаларында гаилә аудиториясе өчен яшь дизайнерларның мастер-классларын үткәрү планлаштырыла.
Күргәзмәне ачуда әйдәп баручы мәдәният белгече Энҗе Дусаева, яшь шагыйрь Миләүшә Гафурова, мультиинструменталист Айдар Абдрахимов һәм «Эхо» бию берләшмәсе чыгыш ясаячак.
0+
Фото ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Ш. Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
2 февральдә көндезге сәгать икедә ТР Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Ш. Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
Биредә язучының җәмәгатьчелеккә аз билгеле кулъязмалары, фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк. Беренче катта кунаклар күргәзмә залы белән танышса, аннары мемориаль фатирда һәм китапханәдә куелган экспонатларны күрә ала. Шул рәвешле, Шәриф Камал биографиясеннән кадерле 140 мизгелне табып һәм күңел дәфтәренә язып куярга мөмкин булачак.
Күргәзмә 4 июльгә кадәр эшләячәк. Бу чор эчендә шулай ук язучы иҗатына багышланган мәдәни программалар тәкъдим ителүе дә көтелә.
Фәния Лотфуллина
Фото ТР Милли музееның матбугат үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар