Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан циркында икенче милли театр – цирк спектакле куелачак

19 октябрь Казан дәүләт циркы тамашачылар өчен ишекләрен ачачак. 135 сезон «Эхо Азии» премьерасы белән башланачак.

Ә сезонның кульминациясе – татар шоуы. 2025 елның 1 июненнән Казан циркы репертуарында «Мирас» дип исемләнгән әкият-фэнтези пәйда булачак. Аның сценарист һәм режиссерлары – Россиянең атказанган артисты Андрей Шарнин һәм хореограф Юлия Кашкина. Тамаша консультанты итеп драматург, режиссер Илгиз Зәйниев билгеләнгән. Бу турыда цирк директоры Эльмира Булатова хәбәр итте:
— «Печән базары» безгә дөрес юнәлеш бирде: бу хакта тамашачыларның кайтавазы әйтә. Куелачак татар шоуы хакында мин бик күп сөйли алам: 4 ай дәвамында әзерләнү эшләре, төрле номер элементларының эксперименталь сынаулары бара. Әлеге тамаша театр, вокал, хореографик хәрәкәтләр синтезеннан торачак. Музыка, костюмнар һәр номер өчен индивидуаль булачак, — дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез: Казан циркында беренче милли театр – цирк спектакле («Печән базарында») 2024 елның 26 апреленнән алып  5 маена кадәр күрсәтелде.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ