Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәү телевидениесендә – Кукмараның аш-су остасы

Хыялыңны чынга ашырырга беркайчан да соң түгел, ди психологлар. 40–45 яшьтә дә үз һөнәрен үзгәртеп, зур үрләр яулаган хатын-кызлар якын-тирәбездә дә җитәрлек. Әнә шундый ханымнарның берсе, 3 бала әнис...

Хыялыңны чынга ашырырга беркайчан да соң түгел, ди психологлар. 40–45 яшьтә дә үз һөнәрен үзгәртеп, зур үрләр яулаган хатын-кызлар якын-тирәбездә дә җитәрлек. Әнә шундый ханымнарның берсе, 3 бала әнисе Венера Сәлахетдинова белән Кукмара якларына баргач танышып кайттык. Венера ханым өченче кызын алып кайткач, кондитер һөнәрен үзләштерә. Быел ул торт пешерүче милләттәшебез Ренат Әгъзамовның «Кондитер» тапшыруында финалга чыгып, үзен бөтен Россиягә танытты.

ТАПШЫРУГА ЭЛӘГҮГӘ ӨЧЕНЧЕ ОМТЫЛЫШ
Кызу канлы, туры сүзле милләттәшебез – танылган кулинар Ренат Әгъзамовның федераль каналда бара торган тапшыруына эләгү турында кайсы торт пешерүче генә хыялланмый икән? Венера ханымга да дуслары арасында, сиңа шунда барырга кирәк, дип әйтүчеләр була. Әмма ул бу турыда артык уйланмый. Узган елның язында социаль челтәрдәге «Пятница» каналындагы «Кондитер» тапшыруыннан Венерага кастингта катнашырга чакыру килә. Ул барлык шартлар буенча гариза тутырып җибәрә, әмма бу юлы тапшыруга эләкми кала. Шундый эчтәлектәге хатны якташыбыз җәй айларында тагын ала. Кызганыч, бу юлы да вакыт бик аз калу сәбәпле, катнашучыларны Мәскәү шәһәреннән генә җыялар. Шуннан соң тортчы ханымның күңеле төшә, димәк, барырга язмаган дип уйлый. Октябрьдә кабат чакырып язгач, артык игътибар да биреп тормый. Тиз-тиз генә гаризаларны тутырып җибәрсә дә, бу турыда хәтта иренә дә әйтергә оныта. «Берәр атнадан тапшыруга чакырып шалтыраткач ышанмый да тордым. Ул көнне без балалар белән Санкт-Петербург шәһәрендә уза торган бию конкурсына килгән идек. Мәскәүгә бик тиз арада әзерләнеп чыгып китәргә туры килде. Барлык юл, яшәү чыгымнарын оештыручылар түләде. Мин бер тиен акча да тотмадым», – дип сөйли Венера ханым.
Бу юлы тапшыруда Һиндстан темасы була. Шул ил киеменә киенгән Венера Сәлахетдинова бии-бии килеп чыккач, аны гөр килеп каршы алалар. Венера пешергән тортны Ренат Әгъзамов та, калган экспертлар да бик ошата. «Барыр алдыннан гына, югалып калмас өчен, 1–2 тапшыруны караган идем. Бәлки, үзе дә татар милләтеннән булгангадыр, Ренат мине бик җылы кабул итте. Бөтенесен бер көндә төшерделәр, көне буе шунда кайнаштык. 10 катнашучыдан бишебез генә финалга үттек. Чебоксардан әрмән егете, Сочидан осетин кызы, Белоруссия, Кырым вәкилләре һәм мин – барлыгы 5 милләт вәкиле калдык. Мин алга чыккач, Әгъзамов бик сөенде.

Финалга үтүчеләр 4 сәгать эчендә студиядә торт пешерергә тиеш. Аңа әзерлек катлаулы. Әйтик, савыт-саба, эш кораллары махсус яшереп куелган, алар хәтта түшәмдә дә булырга мөмкин. Тортка саласы әйберләрнең ни икәнлеге язылмаган, син аны үзең белергә тиеш. Тапшыруны караган кеше белә инде: ни эләктерә аласың, шуның белән торт ясарга кирәк. Шуңа күрә бөтен кеше чаба, кабалана. Без бер кыз белән килешеп эшләдек. Мин эчлеген, ул бисквитын әзерләде. Шуның аркасында бераз каршылыклы хәл дә килеп туды. Әмма мин бәхәсләшергә яратмыйм, сер бирмәдем. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр төшерелсә дә арымадым. Яңа көчләр, идеяләргә баеп, илһамланып кайттым. Супер финалга эләкмәдем дип тә борчылмыйм, анда кадәр барып, Ренат Әгъзамовның бәясен алу – минем өчен үзе зур җиңү», – дип, ул чактагы тәэсирләре белән уртаклаша Венера ханым. Әнә шулай татар хатын-кызларына хас тыйнаклык, юмартлык сыйфатларын күрсәтеп, алып баручыларны безнең кызларның уңганлыгына тагын бер кат инандырып кайтты ул.

Бу урында, чигенеш ясап, әлеге тапшыруның оештыручысы турында бераз гына мәгълүмат та биреп үтәсе килә. «Пятница» каналында баручы «Кондитер» тапшыруын Ренат Әгъзамов 2017 елда ачып җибәрә. Киевта татар гаиләсендә туып үскән егеткә телекондитер карьерасы җиңел генә бирелми. Тимер юл ресторанында шеф-повар булып эшләүче әтисе Лемар Әгъзамов улларын кечкенәдән үк аш-суга өйрәтеп үстерә. Соңрак алар Сочига күченәләр. Ренат җиде яшь булганда, печенье һәм кекслар пешерә башлый, 10 яшендә үзе икмәк пешерергә өйрәнә, беренче тортларын 16 яшендә әзерли. Математиканы яхшы билгеләргә генә укуына карамастан (бу фән буенча ул шәһәр һәм төбәк олимпиадаларында беренче урыннарны алган), егет техник белгечлекне сайламый, ә Краснодар кулинар училищесына укырга керә. Әтиләре инсульт кичерү сәбәпле, егеткә бик яшьтән рестораннарда һәм кондитер цехларында эшли башларга туры килә. 2002 елда Краснодарда узган кондитерлар чемпионатында беренче урынны алгач, абыйлары белән Мәскәүне «яуларга» кузгалалар. Ренат төрле урыннарда эшләп карый, өлкән коллегаларыннан аш-су осталыгы серләрен өйрәнер өчен, бушлай эшкә керешүдән дә курыкмый. Бүгенге көндә бөтен дөньяга танылуына карамастан, кулинария осталыгына өйрәнүен дәвам итә, үз белемнәрен тирә-юньдәгеләр белән дә уртаклаша. Моннан тыш, аны еш кына төрле кулинар шоуларга эксперт сыйфатында чакыралар.
Татарстанны исә ул үзенең тарихи ватаны дип саный. Республикада «Шоколадница» кафелары челтәрен үстерүдә ярдәм итә. 2016 елда милли җанлы егетебез үзенең беренче халыкара тортлар күргәзмәсен үткәрү өчен дә нәкъ менә Казан шәһәрен сайлый. Казанлыларга ул шәһәр күренешләре һәм зур ярымай белән бизәлгән ике метрлы торт алып килә. «Күргәзмәгә килүчеләрнең барысы да останың десерты белән сыйлана алды», – дип яза «Время и Деньги» сайты.
 ӨЙРӘНГӘН – БЕЛГӘН, ӨЙРӘНМӘГӘН – БӨЛГӘН
Венера Сәлахетдинова кондитер эшенә 41 яшендә, өченче сабые белән декретта утырган чакта тотына. Заманында финанс өлкәсендә белем алган, банк хезмәткәре булып эшләгән Венера ханым профессиясен үзгәртү турында инде икенче кызы тугач ук уйлана башлаган. «Ул вакытта баланы бишектән үк тәрбияләүгә зур игътибар бирелә башлады. Башта килендәшем Алимә Сәлахетдинова «Сабыйлар» үзәген ачып җибәрде. Соңрак без дә үзебезнең «Тамчылар» дип аталган иртә үсеш үзәген ачтык һәм уңышлы гына эшләп киттек. Әмма өченче кызым тугач, миңа бу эшемне сатарга туры килде. Чөнки өч балага, бигрәк тә ике кечкенәсенә күп игътибар кирәк иде», – дип сөйли ул. Кечкенә кызларына бер яшь тулганда туган көн тортына заказ бирәләр. Шуны карап тора да үзе дә пешереп карарга уйлый. «Тәмле генә торт килеп чыкты, өйдәгеләр дә бик яраттылар. Шулай туганнарга, дусларга пешереп алып бара башладым. Берзаман сорап пешертә башладылар. Аннары сарафан радиосы буенча клиентлар күбәйде. Үземә дә ошап китте, шулай бу эшкә ныклап тотынганымны сизми дә калдым. Инде 8 елга якын, үзмәшгуль булып теркәлеп, тортлар пешерәм. Күп кенә курслар, мастер-класслар үттем. Гомумән, укудан туктап торганым юк. Татарстан гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләрендә алдынгы кулинарларда укыйм, өйрәнәм.
Югары дәрәҗәләргә ирешү өчен бик нык тырышырга, авырлыклардан куркып, тукталып калмаска, көн-төн үз өстеңдә эшләргә, гел укырга, өйрәнергә кирәк. Кондитер индустриясе дә үзгәреп тора, һаман алга бара. Киемнең модасы үзгәргән кебек, тортлар ясауда, аларны бизәүдә дә яңалыклар туа тора. Шуңа да яңалыктан артта калырга ярамый. Әниемнең яратып әйтә торган сүзе бар: «Кешенең йә кулы эш белергә, йә башы эшләргә тиеш». Тырышсаң, тәвәккәл булсаң, гел үз өстеңдә эшләсәң, һәрчак яңа үрләр яуларга, матди хәлеңне яхшыртырга да мөмкинлек бар», – дип, үзенең киңәшләрен дә җиткерде Венера ханым.
Моннан тыш, әле ул чүпрәсез ипи пешерергә өйрәнгән, сырны да үзе әзерли, аның буенча да мастер-классларга йөри икән. Кукмарада милли ризыгыбыз талкыш кәләвәне пешерүче бердәнбер оста да әле ул. Үзе тотынып караучылар беләдер, кәләвәне бар кеше дә ясый алмый. Бик нәзберек ризык, аңа артык эссе температура да ярамый, карамельне сузар өчен дөрес секундны тотып алырга кирәк, аз гына озаграк тотсаң да катып китә. «Кукмарада узучы төрле милли чараларга еш чакыралар, күргәзмәләрдә аны иң беренче булып алып бетерәләр», – ди Венера ханым.
ӘБИДӘН – ӘНИГӘ, ӘНИДӘН – БАЛАГА
Аш-суга гына түгел, мөгаен, һәр өлкәдә осталык һәм сәләт кешегә нәселдән биреләдер. Баксаң, заманында Венера ханымның әбисе Миңлебикәнең дә телеңне йотарлык итеп гөбәдияләр, бәлешләр пешерүенә сокланганнар. Үз әнисе Рәмзия, математика укытучысы булса да, хезмәт дәресләрендә балаларны аш-су серләренә өйрәткән. Якын дусларының балаларына тортлар да пешергән. Венера ханым да, 5 нче сыйныфта укыган чагында ук, әнисе белән бу һөнәрнең асылына төшенә башлый.
Хәзер инде шушы буыннан-буынга күчеп килә торган сәләтне Венера ханым өч баласына тапшырган. Төзүче һөнәрен сайлаган улы Ильяс, әнисенең эшләре килеп чыкканда, заказларны үз өстенә алып, тортлар пешерергә дә, шоколадтан фигуралар ясарга да ярдәм итә. Соңгысы өчен аерым дәресләр дә алган. Бу эшкә кулы ятып тора, диләр өйдәгеләр. Ике кызы да – әниләренең төп булышчылары.
«Көнгә 7–8 торт пешергән чаклар да була. Бәйрәм тирәсендә уникешәргә җитә. Заказларым бик күп чакларда туганым Рәзифә апа ярдәмгә килә. Тортларга заказны гадәттә 3–4 көн алдан биреп куялар. Әмма өйдә булганда, төнлә белән сорасалар да пешереп бирәм. Хәзер бит яшьләр арасында төнлә барып котлау модага кереп китте. 12 тулып киткәч әзерләп биргән чаклар да бар. Шулай ук Казанда югары даирәдәге кешеләргә бүләккә дә алып китәләр. Андый чакта бисквитларын кичтән пешерсәм дә, иртән биштә торып, матур итеп бизәп биреп җибәрәм. Ә инде күп яруслы туй тортларына заказны берәр ай алдан ясап куялар. Хәзер өйдә торып эшләүгә нык ияләштем, хөкүмәт эшендә 8 дән 5 кә кадәр утыруны күз алдына да китермим. Әйе, болай эшләүнең дә үз авырлыклары бар. Шул ук вакытта балалар кайтуына өйдә бар да әзер, аларны биюгә йөртергә дә, ял итәргә дә вакытым кала, кызларым белән төрле конкурсларга йөрү мөмкинлеге дә бар», – дип сөйли ул. Венера ханымның бары тик үз рецепты буенча гына ясалган, ике төрле бисквиттан киви һәм тозлы карамель кушып эшләнгән «фирменный» торты да бар икән. Аны аеруча яратып алалар. Әмма үзе безне: «Мин тортлар яратмыйм, миңа ит белән бәрәңге ашасам, ипи өстенә май һәм кайнатма ягып чәй эчсәм шуннан да әйбәте юк», – дип көлдерде.
Ире дә һәр идеясен хуплап, гел ярдәм итеп яши. Тортлар пешерергә дә, кичләрен бергәләп Кукмара мәдәният йортына биюгә йөрергә дә вакыт табалар. «Идел» ансамбле белән төрле чараларда катнашу, күрше районнар, чит төбәкләр сәхнәләрендә чыгышлар ясау, тормыштан тәм һәм ямь күрергә ярдәм итә. Яшисең килә башлый, яшәреп китәсең, энергия аласың да кайтып тортлар ясыйсың, ди ул.
Бәхет, бер килсә, ишелеп килә, диләр бит. Венера ханымга, быел «Ел хатын-кызы – 2023» бәйгесендә катнашып, зона турына чыгарга да насыйп булган. Мамадышта үткән йомгаклау чарасында ул «Хатын-кыз эшмәкәр» дигән номинациядә җиңүче исемен алган. Соңрак төрле районнардан 140 җиңүчене Казанга чакырып котлаганнар. Шул чарада Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиеваның: «Сокланам, бу – бизнес кына түгел, ә үзе бер сәнгать», – дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Төн йокыларын калдырып, йөрәк һәм кул җылысын салып пешерелгән, теләсә кайсы сынчыларны көнләштерердәй итеп бизәлгән бу нигъмәтләр – үзе бер сәнгать әсәре.
Венера ханымның тортын безгә дә татып карарга насыйп булды. Бар җирдән кунакчыллык гадилек һәм рәхәт бер хис бөркелеп торган бу йорттан саубуллашып чыгып та китәсе килмәде хәтта. Тырышлыгы белән генә түгел, ә күңел байлыгы, тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте белән дә кешеләрне үзенә җәлеп итә Венера ханым һәм бу да үзенә күрә уңышка якынайтучы бер адым булып торадыр.

 

Фәния Лотфуллина 

 

 

Фотолар Венера СӘЛАХЕТДИНОВАның шәхси архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ