Логотип Магариф уку
Цитата:

Соравыгыз бармы? Безгә килегез!

Ничек кенә танымаска тырышсак та, соңгы елларда кешеләрнең эмоциональ халәте бик еш үзгәрә, алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә киеренкеләнә бара. Юктан да кәеф төшә, нерв җепселләре тартыла. Бәргәләнәбез...

Ничек кенә танымаска тырышсак та, соңгы елларда кешеләрнең эмоциональ халәте бик еш үзгәрә, алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә киеренкеләнә бара. Юктан да кәеф төшә, нерв җепселләре тартыла. Бәргәләнәбез, кемнән киңәш сорарга белмибез. Бу халәт әти-әниләрдән балаларга да күчә. Менә шундый вакытларда психологлар ярдәме аеруча кирәк. Дөньяның күпчелек алдынгы илләрендә гаилә психологлары булуы турында беләбез. Әлегә бу төр хезмәт безнең тормышка да киң үтеп керде дип әйтеп булмый. Шулай да соңгы елларда төрле психологик үзәкләр ачу өчен Мәгариф министрлыгы тарафыннан бәйге оештырыла башлады. Министрлык билгеләгән грант ярдәмендә илебезнең күп кенә уку, тәрбия йортларында консультация үзәкләре, төрле психологик пунктлар ачыла. Аларның бурычы – әти-әниләргә һәм балаларга психологик, методик ярдәм күрсәтү.
Совет районының 183 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы каршында узган ел балаларга, әти-әниләргә һәм тәрбиягә бала алырга җыенучыларга психологик-методик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган гаилә –«Семь&Я» үзәге эшли башлавын әле күпләр белеп бетерми торгандыр. Бүгенге көндә биредә мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен психологлар, логопедлар, дефектологлар, социаль педагоглардан торган белгечләр төркеме эш башлады. Аларның кул астында шәһәр буенча 40 лап пункт бар. Бөтен консультацияләр бушлай үтә. Балалар белән дә килергә уңай. Методист ата-ана белән эшләгәндә, күрше бүлмәдә баланы тәрбияче уйнатып тора.

Дөрестән дә, әлеге бүлмәләргә килеп кергәч, үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Киеренкелектән бушану, проблемаларны оныту өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
– Безнең эш гаилә институтын һәм гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен ныгытуга, балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтләрен камилләштерүгә һәм балаларны тәрбияләү өлкәсендә ата-аналарның белем-әзерлекләрен күтәрүгә юнәлдерелгән, – ди балалар бакчасының мөдире Гөлназ Наилова.
Гөлназ ханым әйтүенчә, әти-әниләр Үзәккә күптөрле сораулар белән киләләр икән. Сентябрь алдыннан иң күп бирелгәне: балам бакчага эләгәме яки ник эләкми? Кемнеңдер сабые ашамый, кемнекедер йокламый, кемдер әле һаман күкрәктән аермаган. Безнең бала инде бакчага йөрергә әзерме, әллә шәхси бакчага бирергәме, бәлки берәр тәрбия үзәгенә йөри торыргадыр, дип киңәшләшүчеләр күп.

– Инде балалар бакчасына эләккән нәниләрнең әниләре җәй башыннан ук төрле белгечләргә язылып киттеләр, – дип дәвам итә сүзен бакча мөдире. – Ата-аналар арасында үзләре йөргән бакчадагы психолог яки тәрбияче белән сөйләшергә кыенсынучылар да бар. Безгә, мәсәлән: «Малаем гел курчак, бәби арбасы белән уйный, бу куркынычмы?» кебек сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Әниләр, бу хакта үзебез йөри торган бакчадагы белгечләргә әйтсәм, балама караш үзгәрмәсме икән, дип тә борчылалар. Читтә, билгеле, алар ачылыбрак сөйләшә. Уңайсызрак темалар булганда, безнең Үзәккә аноним мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар. Гомумән, сораулар күп. Болар – баланың үз-үзен тотышындагы кыенлыклар, баланы мәктәпкә әзерләү, әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр, сөйләм үсеше, физик тәрбия бирүдәге проблемалар һәм башкалар. Безнең максат – аларга шушы һәм башка проблемаларны чишүдә квалификацияле ярдәм күрсәтү. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы уздырган бәйгедә катнашып, грант отуыбыз әлеге ярдәмне күрсәтә башлауда беренче адым булды.
Гаилә – җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаиләнең төп бурычы – балалар тәрбияләү. Һәркем баласын итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели. «Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә... яшь вакытлардан башлап, яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш – ата вә ана өстендә иң олуг бурыч», – дип язган мәшһүр мәгърифәтче-педагог Р.Фәхреддинов. Гаиләдәге олыларның югары әхлаклы булуы, үрнәк яшәү рәвеше балада тормышка дөрес караш тәрбияли, киләчәккә максат, маяк булып тора.
Менә шуны төшендерү өчен психолог ярдәме балаларга гына түгел, әти-әниләрнең үзләренә дә кирәк. Чөнки күп очракта килеп туган проблемаларның чишелешен гаилә үзе генә таба алмый.

– Ата-аналар балада ниндидер үзгәреш сизгәндә, тәртибендә, сөйләмендә кыенлыклар күргәндә генә түгел, үзләрендә ниндидер нерв киеренкелеге сизгән очракта да Үзәккә мөрәҗәгать итсеннәр иде. «Семь&Я» белгечләре аларга киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер. Безнең Үзәк турындагы мәгълүматны сайтыбыздан (https://edu.tatar.ru/sovetcki/page3947667.htm) һәм ВКонтактедагы официаль төркемебездән (https://vk.com/public218742987) карый аласыз, –
дип сүзен тәмамлады 183 нче балалар бакчасы мөдире Гөлназ Наилова.
2019 елның сентябрендә генә ачылган булса да, Казан шәһәренең Совет районында урнашкан әлеге балалар бакчасының эшчәнлеге күзгә күренеп тора. Шушы еллар эчендә тәрбияләнүчеләрнең гаиләләрен өйрәнеп, бирегә йөргән балаларның әти-әниләре 60 процентка 35 яшькә кадәрге яшьләр дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Яшь ата-аналар актив, иҗади. Аларның тәкъдиме буенча 2019 елда, гаиләләрдә ир-атның өлешен арттыру максатыннан, «Балаларны тәрбияләүдә әти һәм бабай роле» дигән проект башлап җибәргәннәр. Аның нәтиҗәләре рухи-әхлакый тәрбиядә яңа юнәлешләргә юл ачкан: рухи мәдәният (традицияләр, гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр), сәнгать (җырлар, биюләр, әдәбият), тел (халык иҗаты, мәкальләр, шигърият, фольклор), аралашу культурасы (тәртип кагыйдәләре, ораторлык осталыгы мәктәбе, телевизион мәктәп), халыкларның көнкүреше (борынгылык музее, милли костюмнар). Әлеге проект менә шулай тулы бер серия тәшкил итә.
Бүгенге көндә 183 нче балалар бакчасында проект эшчәнлеге билингваль белем бирүне оештыруның төп моделенә әверелгән. 2019 елдан алып 2024 елга кадәр «Гаилә. Үткәнсез киләчәк юк» дип аталган озак вакытлы белем бирү проекты эшләгәннәр. Аның максаты – «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга икетелле белем бирү» юнәлешен тәрбия-белем бирү процессының сыйфатын арттыруга ярдәм итүче педагогик система буларак файдалану.
2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Дуслык күпере», «Без төрле, әмма без бергә», «Шигърият дөньясында», «Туган телем, татлы тел», «Әкиятләр дөньясында», «Халык уеннары» проектларын, ә 2022 елда «Минем Казаным», «Әти-әниләребез уенчыклары», «Мәдәни көндәлек», «Мирас эзләре буенча» проектлары гамәлгә ашырылган. Аларның нәтиҗәсе буларак «Кыңгырау» (Чуораанчык), «Салават күпере» журналлары һәм Якутиянең балалар бакчалары белән дуслык күпере төзелү, мәктәпкәчә учреждениеләр арасында татар телен укыту тәҗрибәсе, алымнар һәм технологияләр белән уртаклашып торуларын әйтеп үтәргә мөмкин.
«Семь&Я» психологик ярдәм күрсәтү үзәге дә әнә шул проектларның бер дәвамы буларак барлыкка килгән. Әлбәттә, алар күрсәтә торган хезмәт формасы белән дә, эчтәлеге белән дә яңа. Безнең халык әле гаилә эчендәге проблемаларны читләр белән уртаклашырга күнекмәгән. Ләкин бу очракта бер борынгы мәкальне искә төшерәсе килә. Чирен яшергән – үлгән, диләр. Хәтта әллә ни борчу тудырмаса да, баладагы үзенчәлекләр турында, иптәш-дус хатыннар белән сөйләшүгә караганда, белгеч белән киңәшләшү файдалырак булачак. Казанда моның өчен Родина урамында урнашкан 183 нче балалар бакчасына гына бару мәҗбүри түгел.
– «Семь&Я» үзәгенең пунктлары шәһәрнең һәр районында берничә, – ди бакчаның өлкән тәрбиячесе Рузилә Абдуллина. – Аларда шул ук белгечләр, чиратлашып, консультацияләр бирәләр. Хәзер баласы беренче тапкыр балалар бакчасы бусагасын атлап керүче ата-аналарның мәшәкатьле дә, шатлыклы да, борчылу да вакыты. Алар сабыйлары яңа мохиткә ничек ияләшер, дуслар таба алырмы, бакчаны яратырмы дип борчылалар. Мәктәпкәчә белем бирү – баланы катлаулы, үзгәрүче социаль
дөньяга алып керүче кирәкле һәм мөһим баскыч. Ата-аналарның мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдәге кыенлыклары күп очракта аларның психологик-педагогик компетентлыгы җитмәү белән бәйле. Шунлыктан безнең Үзәк бик вакытлы барлыкка килде дип саныйм. Җәмгыятебез инновацион технологияләрнең яңа гасырына керде. Димәк, мәктәпкәчә белем бирү дә сыйфатлы булырга тиеш. Баланың психологик һәм педагогик үсеше дөрес юнәлештә барсын өчен, бу өлкәдә ата-аналарның да әзерлекле булулары кирәк. Беркемгә сер түгел, һәр гаиләдә шатлыклы чаклар гына түгел, борчулар да булып тора. Шул очракта вакытында әйтелгән җылы сүз, дөрес киңәш кешене ялгышлардан саклап калырга булыша.

 

 Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Фотолар 183 нче балалар бакчасы архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ